Суббота, 04.05.2024, 02:09

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 20 » Илгә икмәк – куәт биргән өчен рәхмәт сиңа, авыл эшчәне!
07:51
Илгә икмәк – куәт биргән өчен рәхмәт сиңа, авыл эшчәне!
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә район хезмәтчәннәре зур уңышлар белән килде. Хезмәтнең нәтиҗәсе күренсә, күңелләр дә күтәренке була. Район аграрийлары 16 ноябрьдә район мәдәният йортында бәйрәм тантанасына җыелдылар. Муниципаль район хакимияте башлыгы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов  һәммәсен тәбрикләде, арытаба да хезмәт җиңүләре, ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде, бер төркем алдынгыларга муниципаль районның Мактау грамоталарын, Рәхмәт  хатларын тапшырды.
— Керәстиян хезмәте гомер-гомергә данлана. Игенчеләр һәм терлекчеләрне хөрмәтләү матур традиция булып дәвам итә. Туган җирне сөюегез, күмәк көч белән тупланганга хуҗаларча карашыгыз, гомумән, фидакарь хезмәтегез белән районның гына түгел, ә тоташ Башкортстан агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерүгә лаеклы өлеш кертәсез. Мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле авыл эшчәннәре, – дип башлады ул чыгышын. – Районда авыл хуҗалыгы зур потенциалга ия, барлык юнәлешләр буенча да тотрыклы үсештә. 2012 елның ун аенда авыл хуҗалыгыннан алынган тулай продукция  күләме 2 миллиард 378 миллион 658 мең сум тәшкил итте.
Чакмагыш игенчесе өчен ел җиңел генә килмәде. Әмма заман техникасын җитештерүчәнле куллану, иген игүдә алдынгы алымнарны кертү, күпләрнең тырыш хезмәте үстерелгәнне үзвакытында югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек тудырды.
Нәтиҗәдә сыйфатлы орлык хәзерләнде, җитәрлек күләмдә фураж бөртеге салынды, халык ашлык белән тәэмин ителде. Барлык хуҗалыклар да  туңга сөрү һәм уҗым культуралары чәчүне үзвакытында тәмамлады. Бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 80 мең тонна тәшкил итте, аларның гектар куәте уртача 24,6 центнер булды. "Базы”, "Волга”, "Алга” һәм "Заря” кооперативларында аеруча уңышлы эшләделәр.
Барлыгы 2,7 мең тонна көнбагышның майлы орлыгы җыелды, һәр гектардан уртача 11 центнер уңыш алынды. "Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасында һәм җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәм-гыятендә уңыш югарырак булды.
Шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 240 центнер, барлыгы 47,9 мең тонна татлы тамыр казып алынды. "Базы” кооперативында, җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә, "Герой” кооперативында аеруча уңышлы эшләделәр.
Терлекчелек продукциясе җитештерүдә дә уңай  динамика күзәтелә. Ел башыннан район буенча 34 мең тонна сөт җитештерелде. Бу узган елның  шул чоры белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк тәшкил итә. Зачет авырлыкта 34,4 мең тонна сөт сатылды (узган елгыдан 17 процентка күбрәк).
Район хуҗалыклары көн саен 87 тонна сөт җитештерә (үткән елгыдан 9 процентка күбрәк), 78 тоннасын сата. Майлылыгы 4,07 процент тәшкил итә,  товарлылык күрсәткече 90 процент. Бүгенге көнгә район буенча һәр сыердан уртача 5000 килограмм сөт савылды – бу җәһәттән республика буенча беренче урында  киләбез. "Герой” (6618 килограмм) һәм "Заря” (6454) кооперативларында һәр  сыердан сөт савып алу буенча 6 мең рубежын үттеләр.
Ел  башыннан район ху-җалыкларында тереләй авырлыкта 3 мең 543 тонна ит җитештерелде, ягъни  бу күрсәткеч үткән елгы күләмнән 10 процентка күбрәк тәшил итә. Үстерү  төркемнәрендә терлекләрдән район буенча  уртача 635әр  грамм тәүлеклек артым алынды. "Победа”(814грамм), "Заря” (764) һәм "Базы” (746) кооперативларында күрсәткечләр аеруча югары.
Хуҗалыкларда техника яңартыла. 2012 елның башыннан барлыгы 195 миллион 630 мең сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 43 миллион 130 мең сумга күбрәк тәшкил итә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтелә. Агымдагы елның ун аенда "Агросәнәгать комплексын үстерү” милли проекты кысаларында Чакмагыш районы федераль һәм республика бюджетыннан 178 миллион 930 мең сумлык субсидияләр, 248 миллион  435 мең сумга кредитлар һәм займнар алды. Район терлекчеләре мал кышлатуга  җитди әзерлек белән керде. Терлекчелек биналары ремонтланылды, җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнде, өлешчә  терлекчелектә механизация чаралары яңар-тылды.
Азык-төлек җитештерү сәнәгате яхшы уңышларга иреште. Ел башыннан 828 тонна (2011 ел белән чагыштырганда 1,1 процентка күбрәк) икмәк һәм икмәк булка, 83,5 тонна (9 процентка күбрәк)  кондитер изделиеләре, 4,9 мең декалитр (36 процентка күбрәк) алкогольсез эчемлекләр җитештерелде. Сөт продуктлары  җитештерү 23 процентка күбрәк, ягъни, 1 мең 821 тонна булды. Тармак предприятиеләре районны тәэмин итү белән беррәттән азык-төлекне республика базарына да чыгара.
Хезмәт ияләренең һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан район конкурслары үткәрү күркәм традициягә әверелде. Ел саен ясалма орлыкландыру техниклары конкурсы, машина  белән сыер саву операторлары ярышлары оештырыла. Җиңүчеләр республика күләмендә район данын яклый. Агымдагы елда ветеринария станциясенең табиб - гинекологы Габделхәй Нуриев ясалма орлыкландыру техникларының республика конкурсында җиңүче булды, Бөтенрусия  конкурсында катнашу хокукы алды һәм гаять зур уңыш яулады: Руиянең 61 төбәгеннән килгән 84 катнашучы арасында "Шәхси ихаталардагы сыер малларын ясалма орлыкландыру” номинациясендә – дүртенче, ә "Иң яхшы милли костюм” номинациясендә  беренче урынга чыкты.
Авыллар үсешендә иң мөһим  күрсәткечләрнең берсе – торак төзелеше.   "2013 елга кадәрге чорда авылларның социаль  үсеше” программасы кысаларында 14 яшь гаилә шәхси йорт төзү өчен субсидия алды. "Торак” Федераль максатлы программасы буенча торак төзелеше  өчен 6 гаилә ел азагына кадәр социаль түләүләргә ия булачак, ә 11 гаилә бала туу уңаеннан алачак.
(Дәвамы 2 биттә).
Агросәнгать комплексы үсеше өчен кадрлар белән тәэмин итүне тиешле дәрәҗәсенә күтәрү мөһим роль уйный. 2009 елдан башлап Башкортстан Республикасы Президентының "Башкортстан Республикасы агросәнгать комплексында кадрлар потенциалына дәүләт ярдәме чаралары турында”гы Указы гамәлгә ашырыла. Югары уку  йортларын тәмамлап, белгечлекләре буенча район хуҗалыкларына кайтып урнашкан 16 кеше бер тапкыр бирелә торган 100 мең сумга ия булды,  һәм ай саен 7 мең сум күләмендә өстәмә хезмәт хакы ала.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре "Алтын көз” Русия агросәнгать күргәзмәсендә даими катнаша, медальләргә  лаек була. 2012 елда "Базы” кооперативына Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештергән өчен” номенациясендә Дипломы һәм күргәзмәнең алтын медалее тапшырылды.
Агымдагы елда районыбыз хезмәтчәннәренең эшчәнлеге югары бәһаланды: "Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән бүләкләндек.
Бәйрәмдә Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Николай Анатольевич Коваленко катнашты, чакмагышлыларның шатлыгын уртаклашты, арытаба  да уңышлар яулауга ышанычын белдерде.  Чыгышы соңында "Базы” кооперативына Русия агросәнәгать күргәзмәсенең алтын медален һәм диплом тапшырды. Агросәнәгать комплексын үстерүгә, югары җитештерү -икътисади күрсәткечләргә ирешкәне һәм профсоюз оешмасы эшчәнлегендә актив катнашканы өчен базылыларга Русия Федерациясе Агросәнәгать комплексы  хезмәткәрләре профсоюзлары Үзәк үзәге комитеты Президиумы Дипломы да бирелде.
Министр хезмәт  җиңүләренә ирешкән бер төркем алдынгыларга һөнәри бәйрәм уңаеннан Башкортстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы министрлыгынң Мактау грамоталарын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында "Чәрмәсән” токымлы  кошчылык фабрикасы водителе Азамат Камил улы Бикташев, шәхси эшкуар, крәстиян - фермер  хуҗалыгы  җитәкчесе Рабис Гыйлемҗан улы Габдиев, "Герой” кооперативы  водителе Мөнир Флүр улы Гаскәров, "Базы” кооперативы  идарәсенең күзәтчелек советы рәисе Любовь Аркадьевна Кудряшова, "Октябрь” кооперативының  механизация буенча бухгалтеры Лида Фидай кызы Мансурова, Башкортстан Республикасы "Үзәк” машина-технологик станциясенең Чакмагыш филиалы тракторчысы Фәнзил Фәнил улы Мусин, "Победа” кооперативы механизаторы Илфир Фәвәрис улы Мостафин, Ленин исемендәге кооператив терлекчесе Рәмзия Зәбир кызы Шакирова да бар.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов та дистәдән артык хезмәтчәне бүләкләре белән сөендерде.
Район үзешчәннәре авыл эшчәннәренә матур җыр - биюләр әзерләгән иде. Каразиректән Гафаровлар һәм Әхмәтовлар гаиләләре бик матур җыр күчтәнәч алып килгән иде. Район балалар сәнгать мәктәбенең Рәйлә Нуриханова җитәкчелегендә кечкенәләр коллективы башкарган рус биюе бәйрәмгә ямь булды. Район мәдәният йортының халык  исемен йөрткән  уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Ринат Кәримов) халык көйләрен яңгыратты.
Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфирә Зәйнетдинова җитәкчелек иткән Рапат мәдәният йорты бию коллективы татар биюе "Асылъяр” һәм "Урак өсте” фольклор күренеше белән сакландырды. Җырчы йолдызлар Гөлназ Хөсәенова, Регина Хәертдинова, Урал Гатауллин,  Гүзәл Табишева залны моңга күмде. Башкорт биюләрен башкаручыларның республика  "тайык” телевизион-конкурсы лауреаты Гүзәл Хәйруллинаның чыгышы күңелләргә дәрт-дәрман өстәде. Бәйрәм сценариен Луиза Ишморатова әзерләде, Хәтиф Хәбибрахманов белән бергәләп алып бардылар.
Концертның финал өлешендә барлык катнашучылар да сәхнәгә чыкты, вокаль төркем Кадыйр Даян сүзләре Хөсәен Әхмәтовның  "Ялан батыры” җырын башкарды. Залдан башкорт, рус, татар, чуваш милли киемнәрендә күпереп пешкән икмәкләр тоткан кызлар менде. Икмәкне зурлап залдагылар аягүрә басты. Бәйрәм мөбәрәк булды.
Рәзифә Сәхапова.
Гөлнур Халиуллина фотолары. 

Просмотров: 847 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск