Пауэрлифтинг – штанга күтәрүнең үзенчәлекле бер төре. Спортчы штанганы яткан килеш күтәрә. Менә шушы гадәти булмаган спортның бу төре буенча 24-26 май көннәрендә Күмертауда Башкортстан беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда безнең районнан Илдар Илүс улы Низамов та катнашты һәм зур җиңүгә иреште: 83 килограммга кадәрле авырлык категориясендә 200 килограммлы штанга күтәреп, ул ир-егетләр арасында икенче урынны алды. Илдар Низамовның элекке елларда да мондый мәртәбәле бәйгеләрдә катнашканы бар иде. Һәм менә янә үзен республикада иң көчле штангачыларның берсе итеп танытты. Рим Хуҗин, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетның баш белгече.
|