Четверг, 02.05.2024, 09:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 21 » Җилдән җитез килделәр
08:33
Җилдән җитез килделәр
16 февральдә районыбызда илкүләм "Русиянең чаңгы юлы – 2013” чарасы үтте. Бу көнне Чакмагышта чаңгыга 200 дән артык кеше басты. 9 яшьлек укучылардан 70 яшьлек өлкән абый-апалар да калышмады. 5-7 сыйныфлар арасында Чакмагыш беренче  урта гомум белем бирү мәктәбе кызлары – Алия Сәлихова беренче, Рәфинә Хөснетдинова икенче, Земфира Галләмова өченче булып килде. Егетләрдән гимназия укучысы Айрат Казыйханов беренче, беренче  урта мәктәптән Салават Зарипов белән Илнур Ямалиев икенче-өченче урыннарны алды. 8-9 сыйныфта укучылар арасында гимназиядән Әлфия Мусина белән Индира Садретдинова – беренче-икенче, беренче мәктәптән Инесса Газизова өченче урынны яулады. Егетләр дә алардан калышмады. Гимназия укучылары Наил Әхмәдуллин белән Азибәк Шәммәтов беренче-икенче урыннарны бирмәде. Беренче урта мәктәптән Илнур Фатыйхов өченче булып килде.  10-11 сыйныфлар да ярышка ныклы әзерләнеп килгәннәр. Беренче  урта мәктәп кызлары һәм егетләре урыннарны башкаларга бирмәде: Гузәл Насыйрова – беренче, Илиза Сәлимова икенче, Диана Гыймаева өченче булып килеп җитте. Илнур Янгиров, җилдән җитез җилдереп, беренче, Вадим Гыйлемханов икенче булып килделәр.  30 яшьтән өстә булган хатын-кызлар арасында гимназия укытучылары алдынгылыкны бирмәде.  Тарих укытучысы Айгөл Әрдәширова беренче, информатика укытучысы Рәмилә Ваһапова икенче, башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Әхмәдуллина өченче урыннарны яулады.  Бу яшь категориясендә егетләр арасында Фәрит Големов беренче, Данил Кинҗәкәев икенче, Альберт Каникәев өченче булып килде. 60 яшьтән өлкәннәр арасында Винер Мансуровка тиңләшүчеләр булмады. 75 яшьлек Әхсән абый Шәйхетдинов та яшьләрдән калышмады.  Ярышта катнашучыларны физкультура укытучылары Илсөяр Басыйрова, Алмаз Бикмөхәммәтов, Руслан Гыйрфанов, Жанна Ковалева баһаланды.  Ярышны оештыруда Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фирдәвис Хәлимулла улы Заһидуллин, аның урынбасары Илнур Гафаров, яшьләр эшләре буенча белгеч  Ренат Шәйбәков зур тырышлык һәм көч салды. Мондый чаралар райондашларыбызны физик мәдәниятне үстерергә, сәламәт тормыш алып барырга, спорт белән даими шөгыльләнергә өнди. Ярышта катнашырга килүчеләр һәм аларга көч биреп торган көярмәннәргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. 
Лиана Ханмурзина. 

Просмотров: 759 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск