Суббота, 04.05.2024, 04:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 15 » Ил сагына баса егетләребез
09:01
Ил сагына баса егетләребез
Быелгы көзге чакырылышта Башкортстан Республикасыннан 6000 егет биленә солдат каешы буачак, аларның 60лабы – безнең районнан чакырылачак. Республика хәрби комиссариатының Чакмагыш һәм Илеш районнары буенча бүлекчәсе начальнигы вазифасын башкаручы Алик Алиев белән көзге чакырылышта хезмәткә алыначак егетләрнең кайсы төбәкләрдә изге бурычларын үтәячәге турында әңгәмәләшкәндә әлеге мәлдә армия сафларында булганнары турында да сөйләп китүен үтендем.
– ДОСААФ мәктәбендә "ВС” категорияле автомобиль йөртүче таныклыгы алып киткән егетләрнең күпчелеге илебездәге гаскә-ри частьләрдә хәрби йөк машиналары һәм җәяүле-ләрнең хәрби машиналары (БМП) механик-водительләре буларак хәрби әзерлек үтәләр. Чакмагыш җирендә үскән егетләрне бүген хәрби-һава десанты, хәрби-диңгез флоты, хәрби-һава гаскәрләре, эчке гаскәрләр һәм  Эч-ке эшләр  министрлыгының махсус тәгаенләнештәге частьләрендә күбрәк кү-рәбез. Менә күп еллар инде  егетләребез турында Мактау сүзләре генә ишетәбез, бу турыда часть командирларыннан асыл егетләребезнең әти-әниләренә һәм укыган яки эшләгән коллективларына еш кына килеп торган Рәхмәт хатлары дәлилли. Әлеге чакырылыш егетләребез дә сынатмас, дип өметләнәбез. 12 ноябрьдә ил сагына Иске Бәширдән Азат Баймурзин, Рәҗәптән Илнур Исламов, Үрнәктән Илгиз Шәйморатовны озаттык, 13ендә Яңа Балтачтан Илнур Әхмәтханов, Иске Калмаштан Булат Балягов, Тайняштан Тимур Баязитов, Юмаштан Азамат Садретдинов, Чакмагыштан Ринат Маннанов белән Рамил Хәмәдияров изге бурычларын үтәргә юнәлде. Шул рәвешле чакыру тәмамланганчы график буенча егетләребезне озата торачакбыз. Гомумән алганда, безнең бүлек рес-публикада алдынгылар исәбендә килүен дәвам итә. Киләчәктә дә барлык юнәлешләр буенча да сынатмаска тырышачакбыз.
Алик Сәгыйб улының сүзләрен куәтләп, районыбыз горурлыгы булган егетләребезгә исән-сау хезмәт итеп, туган йортларына кайтып, якыннарын сөендерүләрен телибез.
Шамил Закиров.

Просмотров: 787 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск