Пятница, 03.05.2024, 22:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 2 » Игътибар үзәгендә – авыл тормышы
09:51
Игътибар үзәгендә – авыл тормышы
Профилактика көннәре
Чираттагы профилактика көне 29 ноябрьдә Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде. Иске Ихсан авыл клубында уздырылган бу чарада алтмышка якын кеше катнашты.
Авыл тормышының төрле якларына кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде профилактика көнендә. Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева чыгыш ясап, төп игътибарны биләмә авылларында ныклы җәмәгать тәртибен булдыруга юнәлтте. Кешеләр сәламәтлеген саклауга кагылышлы проблемаларны да күтәрде. Полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Радик Вәзих улы Сәяхов районда җинаятьчелекне булдырмау буенча район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алып барылган эшләр белән таныштырып үтте. Аерым алганда, йортта алкоголь эчемлекләр сатуга бәйле фактлар, хокук тәртибен, закон таләпләрен бозучыларга карата җаваплылык турында сөйләде.
Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Марат Салават улы Фәтыйхов районда янгын хәвефсезлеге торышы белән таныштырды. Район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаровның чыгышы эчкечелеккә, наркоманиягә каршы көрәшүгә багышланган иде. Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларны яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Ләйсән Таһир кызы Низамова балигъ булмаган балалар арасында хокук тәртибен бозуларны булдырмауга, бу өлкәдә профилактика-кисәтү чараларына тукталды. Район ветстанциясе баш табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова малларда йогышлы һәм башка чирләрне булдырмау буенча күрелгән чаралар турында сөйләп, киңәшләрен бирде. Табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Наил Рәшит улы Газизов авылларда табигатьне саклау, биләмәне чиста тоту, чүплекләр торышы, экология проблемалары хакында уй-фикерләрен әйтте.
Эшлекле барган әлеге сөйләшүгә муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов йомгак ясады.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 926 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск