Четверг, 02.05.2024, 08:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 28 » Игенчеләр, терлекчеләр — безгә яшәү көче бирүчеләр
07:47
Игенчеләр, терлекчеләр — безгә яшәү көче бирүчеләр
Матур эшләребез бар. Районыбыз авыл эшчәннәренең узган елда башкарылган эшләре  турында сөйләгәндә, нәкъ җырдагыча, шундый сүзләрне ышаныч белән әйтергә мөмкин булыр иде. 23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә, район мәдәният йортында үткәрелгән авыл  хуҗалыгы хезмәт ияләренең 2012нче хуҗалык елындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган җыелышка шушы тармакта эшләүче җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр һәм башка һөнәр ияләре чакырылган иде. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең еллык йомгаклау җыелышында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Николаевич Незнанов, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары – җаваплылыгы чикләнгән "10нчы төзелеш идарәлеге” җәмгыяте директоры Валерий Әдһәм улы Мансуров һәм "Базы” компанияләр төркеме җитәкчесе, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов катнашты.
Җыелыш башланыр алдыннан видеотапшыру күрсәтелде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ел дәвамында фидакарь хезмәт салып иген үстергән  тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар, сөт, ит җитештергән савучылар, мал караучылар, шушы эшләрне оештырып йөрүче тынгы белмәс белгечләр, җитәкчеләр һәм башка  күп төрле һөнәрмәннәр безнең күз алдыннан үтте. Әйтерсең, без янә үткәннәргә  кайткандай булдык. Ә шушы күренешләрне – эшсөяр уңган, булдыклы райондашларыбызның узган елда башкарылганнарын дәлилләп район мәдәният йорты фойесында урнаштырылган стендларда бик күп икътисадый саннар, диаграммалар, авыл тормышы, хезмәт алдынгыларының фоторәсемнәре урнаштырылган иде.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев чыгыш ясады. Докладчы район авыл хуҗалыгы эшчәннәренең узган елгы эш нәтиҗәләренә  җентекле анализ ясап, бик күп саннар һәм фактлар китерде. Икътисад өлкәсендә башкарылган уңай эшләр, ирешелгән яхшы күрсәткечләр белән беррәттән авыл тормы-шының  социаль өлкәсенә дә, кадрлар әзерләүгә  дә, хезмәттә зур уңышларга ирешү өчен булдырылган матди һәм әхлакый дәртләндерү чаралары хакында да әйтте.
Ә районыбыз хезмәтчәннәренең уңышлары, чыннан да, зур. Без сөт җитештерү һәм дәүләткә сату буенча менә байтак еллардан бирле республика күләмендә беренче урында барабыз. Ит  җитештерүдә — шулай ук алдынгылар сафында.  
Елның  корылыклы килеүнә  карамастан. игенчеләребез дә сынатмады, иген культураларыннан мул уңыш үстереп, республикада  ашлыкны иң күп җитештерүче һәм дәүләткә сатучы районнар исемлегенә кердек. 
Авыл эшчәннәренең хезмәт-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра: техника паркы яңара, фермалар  төзекләнә, яңа технологияләр кертелә, терлекчелек продуктларын эшкәртү сәнәгате үсә.
Чыгыш ясаучы яуланган җиңүләр турында сөйләгәндә тармакта кулдан ычкындырылган мөмкинлекләргә, файдаланмаган резервларга, алдынгы тәҗрибәгә тукталды, алдагы хуҗалык елына билгеләнгән яңа үрләр, планнар хакында да әйтеп үтте, авыл эшчәннәренә илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин  итүгә башланган авыр, тынгысыз, әмма мактаулы хезмәтләрендә яңа уңышлар теләде.
Муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат – консультацияләр бирү үзәге баш икътисадчысы  Илдар Фәһим улы  Галләмов алдагы елга билгеләнгән бурычлар – җитештерү-финанс планы проектын укып ишеттерде. "Агро” авыл хуҗалыгы һәм хезмәтләндерү предприятиеләре ассоциациясенең 2012  елгы хуҗалык елындагы эшчәнлеге турында  мәгълүмать – консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Гонгатаров хисап тотты. Җыелышта катнашучылар көн тәртибенә куелган шушы өч мәсьәлә буенча да карар кабул иттеләр.
Җыелышны алып  баручы – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков сүзне кунакка – Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Николаевич Незнановка бирде. Тәүдә ул республика сәнәгате комплексының Русия субъектлары арасында тоткан зур урынын билгеләде.
Әгәр кайбер саннарга  тукталсак, Башкортстан сыер малы, атлар саны, сөт,  сыер малы һәм кош ите җитештерү буенча Русиядә лидерлар исемендәге. Безнең аграрийлар  һәм  эшкәртүчеләр продукциясе төбәктән читтә дә киң билгеле: башкорт балы һәм кымыз милли брендка әверелде. К Каты корылык булуга карамастан, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү арта. Узган елда  барлыгы 1,8 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу элеке   елдагыга караганда 10 проценка артык . Авыл эшчәннәренә субсидияләр һәм компенсацияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Былтыр аның күләме 5,8 млрд сумга җитте. Бу зур күләмле средствалар социаль инфраструктураны үстерүгә, шулай ук сөт җитештерүгә, дизель ягулыгы, техника һәм минераль ашламалар сатып алуга  бирелде. Мондый ярдәм киләчәктә дә күрсәтеләчәк. Республикада ныклы мал азыгы базасы булдырылды. Эре хуҗалыклар өчен "500 ферма”  программасы старт алды. Биш ел эчендә 500 терлекчелек фермасы реконструкцияләнергә һәм модернизацияләнергә тиеш. Бу исә  сөт җитештерү  күләмен 2,2 миллион тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук фермер хуҗалыклары өчен дә  махсус программалар бар. Алар сөт юнәлешеннән тыш  сарыкчылык, кәҗә асрау, кошчылык, ат үрчетү тармаклары буенча да эшли. Авыл хуҗалыгына инвесторлар җәлеп итү буенча да җитди эш алып барыла.
-Республикада ышанычлы азык-төлек запасы булдырылды. Биредә сезнең дә хезмәт өлешегез бар. Сезгә намуслы  хезмәтегез, керәстиян хезмәтенә тугрылыклы булганыгыз өчен зур рәмәт! Алда безне җитди эшләр көтә. Берлектәге көч белән билгеләнгән  максатка ирешәчәгебезгә ышанам, - диде ул һәм үз җирендә  яшәүче һәм эшләүче киң күңелле, эшчән, үз районы патриоты булган чакмагышлыларга ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм хезмәттә яңа уңышлар теләде. Ә ир-егетләрне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды.
Районның агросәнәгать комплексы эшчәннәренең узган елгы эшләре, кайбер үсеш саннары алда торган бурычлары турында  муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чыгыш  ясап, җыелышта катнашучы хезмәт алдынгыларына авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыгучы  райондашларга да, фидакарьлеге, туган җиргә чиксез бирелгәннәре өчен рәмәт  әйтте һәм узган елда ил-табын муллыгы булдыруда аеруча тырышкан хезмәт алдынгыларына  муниципаль район бүләкләрен тапшырды, барлык ир-егетләрне Ватанны  саклаучылар көне белән тәбрикләде, матур теләкләр теләде. Ихлас рәхмәт сүзләрен хөрмәтле депутатларыбызга да әйтте. Аларның районыбызны үстерүгә керткән өлеше гаять зур булуын билгеләде.
Республика парламенты – Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары   Валерий Әдһәм улы Мансуров белән Вадим Васильевич Соколов та, ихлас тәбрикләү сүзләре әйтеп, ярыш алдынгыларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр  тапшырдылар. 
Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев  төрле тармакта ярышта беренче, икенче, өченче урыннарны  яулаган хуҗалыкларга һәм аерым коллективларга  Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды, югары эш нәтиҗәләренә ирешкән бик күп хезмәт алдынгыларын акчалата бүләкләр тапшырып сөендерде.
Артабан агымдагы хуҗалык елына максатлар билгеләнде,  тәгаен бурычлар  куелды.  Район аграр тармагының киләчәк  үсешенең төрле яклары чагылыш тапкан программа-карар белән  муниципаль авыл хуҗалыгы  бүлеге начальнигы Фидрат Әсгать улы Мөхәммәдиев таныштырды. Җыелышта катнашучылар аны бердәм хурладылар, агымдагы елда да тагын да уңышлырак  эшләп, авыл  хуҗалыгы өлкәсендә яңа үрләр яуларга,  хезмәттә зур казанышларга ирешергә һәм шул рәвешле республика һәм илебез икътисадын үстерүгә, ил табынын баетуга лаеклы өлеш кертергә карар иттеләр.
Хезмәт алдынгыларын данлау бәйрәм табыны артында да дәвам итте.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 895 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск