Шәхси беренчелектә кызлар арасында Сыерышбаш мәктәбе укучысы Элина Хаҗиевага тиңләшүче булмады. Тренеры – Данил Зәкәриев. Дистанцияне икенче булып Калмашбаш урта мәктәбеннән Гөлшат Рамазанова (тренеры – Азат Рамазанов) үтте. Чакмагыш гимназиясендә укучы Илмира Каһарманова (тренеры Жанна Ковалева) өченче урынны алды. Яшь егетләр арасында да ярышлар киеренке барды. Тренер Вадим Иванов зур өметләр баглап трассага үзенең укучысы Александр Борисовны чыгарды. Саша, велосипедта оста йөргән кебек, чаңгыда да җитез шуа. Нәтиҗәдә ышанычлы рәвештә беренче урынга чыкты, Юмаш урта мәктәбе командасы исәбенә зур өлеш кертте. Икенче урынга да шушы мәктәптән Артем Семенов лаек булды. Өченче урынга Сыерышбаш мәктәбеннән Ильяс Зәкәриев (тренеры Данил Зәкәриев) белән Үрнәк урта мәктәбеннән Фидрат Гәрәев (тренеры – Венера Нургалиева) чыкты.
Соңыннан гомумкоманда беренчелеге билгеләнде. Кызлардан торган командалар арасында Сыерышбаш мәктәбе яшь спортчылары пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Үрнәк мәктәбе – икенче, Чакмагыш гимназиясе – өченче, Рапат мәктәбе командасы (тренеры Рида Шәйморатова) дүртенче урында.
Яшь егетләр командалары арасында судьялар бертавыштан Юмаш урта мәктәбе чаңгычыларына беренче урынны бирде. Үрнәк мәктәбе командасы да яхшы күрсәткечкә иреште, икенче урынны яулап алды. Чакмагыш гимназиясе (тренеры – Алмаз Бикмөхәммәтов) спортчылары нәтиҗәләре дә әйбәт – өченче урында. Тозлыкуш урта мәктәбе егетләр дә (тренеры – Вәсилә Әсәдуллина) уңышлы чыгыш ясады, аларга дүртенче урын бирелде.
Эльмира Гайнуллина,
ярышларның баш судьясы.