Воскресенье, 05.05.2024, 19:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 31 » Гаиләнең ике шатлыгы
08:13
Гаиләнең ике шатлыгы
Ләйсән һәм Альбина Зыязовлар – Тозлыкуш урта мәктәбенең уку алдынгылары. Кызлар җырларга, биергә һәм рәсем төшерергә дә һәвәсләр. Апалы-сеңелле Зыязовалар район һәм республика күләмендә үткәрелгән мәртәбәле конкурсларда да җиңү яулап киләләр. 
Әйтик, Ләйсән "Дүртөйлегазсервис” җәмгыяте үткәргән "Газ кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән рәсем төшерү конкурсында җиңеп, истәлекле бүлеккә лаек булды. Альбина узган уку елында иң яхшы иншага үткәрелгән республика конкурсында Мактау грамотасы (җитәкчесе Р.Закирова) белән бүләкләнде.
Ә  быелгы  уку  елында  Стәрлетамак  шәһәрендә үткән республика фәнни-гамәли конференциясендә "Җ.Киекбаевның әдәби мирасы” (җитәкчесе Г.Закирова) дигән темага тикшеренү эше белән "Туган тел” номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды. Бөре шәһәрендә үткәрелгән Бөтенруссия фәнни-гамәли конференциясендә дә Альбинага бәхет елмайды. Ул биредә дә I дәрәҗә диплом алуга иреште. Альбина җәмәгать эшләрендә дә бик актив. Ул укучылар үзидарәсе җитәкчесе  — мэры да.
Кызлары белән хаклы горурлана Зыязовлар. Сәләтле, иҗатка омтылучы Ләйсән һәм Альбинага без дә белем үрләрен яулауда яңа уңышлар телибез.
Шамил Закиров.

Просмотров: 622 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск