Кичә бердәм вокал белән башланып китте. Сәхнәдә "Утыр әле яннарыма”, "Белми дисеңме әллә?” дигән жырлар яңгырады. Гүзәл Әхмәтҗанова белән Луиза Гәрәева урыс биюен башкарды. Вадим Сәлимгәрәев татар халкының "Зөләйха”, аннары "Нәни улыма” җырлары белән тамашачының күңелен яулады. "Футбол” дип аталган хореографик эстрада биюе аларны тагын да дәртләндерде. Гүзәл Табишева, Эльвира Сафиуллина, Чулпан Гәрәева кебек оста җырчылар башкаруында "Яратып карасаң” җыры яңгырады. Луиза Гәрәева "Беләзегем” дип аталган башкорт лирик биюен ихлас башкарды. Ир-атлар вокалы башкаруында "Ләйсәнгә”, "Грузин чәе” җырлары беркемне дә битараф калдырмады.
Кызлар коллективы башкарган "Бәйрәм” башкорт лирик биюе, кечкенә Рөстәм Рөстәмхановның "Гармун алды әткәй” нәфис сүзе жанрында чыгышы, халык уен кораллары ансамбле башкаруында татар халык көйләре, Рәфидә Исмәгыйлеваның "Гомерләрне үлмәс җыр итик”, "Киек казлар”, хатын-кызлар вокалының "Умырзая”, "Сандугач моңы”, кубызчылар башкаруында башкорт халык көйләре, Ирина, Луиза, Нәзилә Гәрәеваларның һинд биюе, Чулпан Гәрәева һәм Гүзәл Табишева берлегендә "Әйтергә микән, әйтмәскә микән?” дуэты, Рәфил Зиннәтуллин башкаруында "Яшьлек”, "Кадерле, сөекле картларым” җырлары, «Дүсәй оныклары» – Гәрәевларның гаилә чыгышы, Гүзәл Табишеваның "Карачтау авыл көе», "Балаларга теләк” җыр-моңнары, "Карлыгачлар” башкорт коллективы биюе, "Бездә бәйрәм” музыкаль композицияләре һәркемнең күңеленә ятты. Кичәне матур итеп алып баручы Көсәкәй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Альфира Сафиуллина үзешчәннәр смотрын сәхнәгә куюга лаеклы өлеш кертте.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.