Четверг, 02.05.2024, 14:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 11 » Гаиләгә дан җырлап
14:48
Гаиләгә дан җырлап
4 февральдә "Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышланган "Гаилә рухы таза булса – сау-сәламәт булыр ил-көн дә” дигән тематика белән район үзешчәннәре фестивале башланды. Аны ачып, район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюков чыгыш ясады.
—Мәдәният йортлары каршындагы үзешчән сәнгать коллективларының район фестивале ачылды. Хезмәт ияләренең ял сәгатьләрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, рухи дөньябызны баетуга юнәлтелгән аларның эшчәнлеге. Районда мәдәният учакларының материаль базасын ныгытуга зур әһәмият бирелә. Әйтик, 2012 елда гына 4,2 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды. Һәр елны  агымдагы ремонт үткәрелә, музыкаль җиһазлар, сәхнә костюмнары алына. Узган ел райондагы 11 үзешчән коллектив үзләренең чыгышлары белән "Халык” һәм "Үрнәкле” дигән дәрәҗәле исемнәрне янә бер тапкыр акладылар. Алар арасында бию, фольклор, 3 театр, 1 хор, 1 вокал һәм 1 инструменталь ансамбль бар. Һәр елны халык талантлары фестивалендә авыл биләмәләрендәге коллективлар (алар барысы 13) уңышлы чыгыш ясап килә. Югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә, иҗади коллективларга дипломнар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Быел бүләк фонды 300 мең сум тәшкил итә. Сәләтле һәвәскәрләргә уңыш телибез, сәнгать сөюче дусларыбызны концертларда көтеп калабыз, — диде Геннадий Фотеевич һәм үзешчәннәргә уңышлар теләде.
Тәүгеләрдән булып район сәх-нәсенә Тозлыкуш мәдәният йорты үзешчәннәре килде. Алар бай концерт программасы әзерләгән. 70тән артык һәвәскәрдән торган бу коллективның чыгышы зур уңыш белән үтте. Тозлыкуш төбәге – элек-электән талантларга бай як, җиң сызганып эшли дә, күңелле ял да итә беләләр биредә. Шуңа да аларның чыгышын район үзәге тамашачылары да һәрчак көтеп ала. Концертны оста итеп алып баручылар – күптән инде тамашачы сөюен яулаган, бүгенге көндә Башкорт дәүләт университетында белем алучы Лилия Баһманова һәм Вадим Арсланов. Алар тамашачыга күңел күтәренкелеге өстәде, яшьлек дәрте дә өләште.
Сәхнә түренә моңлы җырчылар, очкын чәчеп биючеләр күтәрелә торды. "Чакматаш” халык биюләре ансамбле башкаруында татар, рус, чечен, калмык биюләре, "Чичердык” күмәк биюе йөрәкләрне җилкендерде. Аларны сәхнәгә куюга Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Даутова күп көч салган. Үз һөнәренең остасы, сәләтле оештыручы Фәнилә Даутова өлкәннәргә лаек алмаш та әзерли. "Бүләк” балалар ансамбле чыгышы – аның янә бер иҗат уңышы. Ансамбль солистлары Гөлназ Габсәлихова һәм Лиана Нуркаева башкарган мари, рус, башкорт биюләрен дә тамашачы алкышларга күмде.
Коллектив җырчыларны сайлауга да җитди караган. Җырны үзенең аерылмас юлдашлары иткән моң ияләре — оста башкаручылар күп бу якта. Пар сандугачлар Розалия һәм Радик Гафаровлар дуэты, Рузил, Радик Гафаров һәм Илвир Әхияров триосы, Клара, Гөлназ һәм Илнур Хафизовлар гаиләсе чыгышы, тамашачы сөюен яулаган сәләтле, оста җырчылар Рамил Баһманов, Радин Мифтахов, Резеда Әюпова һәм яшь җырчылар Эльвера Колшәрипова һәм Миләүшә Хәмидуллина тамашачыны сихри моң дөньясына алып керде.
Ирләр һәм хатын-кызлар вокал ансамбльләре башкаруында "Гүзәл җирем” (Л.Батыр-Болгари сүзләре, Н.Касыймов музыкасы), "Бәллүр чишмә (Р.Хәйруллин музыкасы) "Бердәнберем, гүзәл җирем” (А.Игебаев сүзләре, Н.Даутов музыкасы), "Килдең дә киттең, көткәнем” (А.Рәхимов музыкасы) җырлары  үзенчәлекле, яңача яңгырады. Вокал ансамбльләрне әзерләүгә Валерий Мирзаян улы Закиров бар иҗат осталыгын салган. Шуңа да җырлар тамашачының күңел кылларына чиртерлек итеп башкарылды.
Һәвәскәр шагыйрь, нәфис сүз остасы Земфир Әхияров үзе язган шигырен тамашачыга оста итеп җиткерде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел үзешчәннәр коллективы аның "Аккошларым, пар кошларым” дигән пьесасы белән Таскаклы, Сыйрышбаш авылларында да чыгыш ясады. Земфир бүген дә иҗат ялкыны белән янып яши. Халык инструментлары ансамбле (җитәкчесе Радик Гафаров) чыгышын да тамашачы җылы кабул итте. Чыгышларның һәрберсе яхшылап уйланылган һәм куелган таләпләргә җавап бирерлек итеп башкарылды. Гаиләләре белән чыгыш ясаучы Гафаровлар, Әхмәтовлар, Хафизовлар, Локмановлар, Әхияровлар программада чагу бер бизәк булды. Гомумән алганда, тозлыкушлыларның чыгышы күркәм бер бәйрәм, җыр-моң, дәртле биюләрдән торган матур бер гөлләмәне хәтерләтте. Һәр эшкә иҗади караганда, уртак максат куеп, булсынга дип эшләгәндә генә моңа ирешеп була. Тозлыкушлылар уңышы хуҗалык, мәктәп, авыл хакимияте, мәдәният учаклары хезмәткәрләренең гомум хезмәт җимеше ул. Тамашачы рухи азык та алды.
Яңа иҗат үрләре сезгә тозлыкушлылар!
Шамил Закиров.





Просмотров: 740 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск