Суббота, 04.05.2024, 09:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Декабрь » 24 » “Гаилә” фотоконкурсыннан – җиңү белән!
12:52
“Гаилә” фотоконкурсыннан – җиңү белән!
Русия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмә-гатьчелекне хезмәтләндерү оешмалары хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан Республикасындагы оешмасы үткәргән төрле конкурс һәм бәйгеләрдә безнең район оешмасы да актив катнашып килә һәм матур гына уңышларга да ирешә. Быел көз чираттагы – "Гаилә” конкурсында Чакмагыш телевидениесе операторы Рим Гамил улы Баянов төшергән фоторәсем "Балалар белән бергәбез” номинациясендә беренче урынны яулады. Җиңүче булып чыккан әлеге рәсемдә муниципаль район хакимияте аппараты бухгалтеры, профсоюз әгъзасы Гөлнара Әхәт кызы Ильясованың гаиләсе ял вакытында төшерелгән. Тормыш иптәше Нәйфәл Әнфәл улы белән ике ул үстерә алар. Илнар зур үскән инде – беренче урта мәктәпнең җиденче сыйныфында белем ала, Илвир әлегә "Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнә. Тату гаиләдә ата-баба традицияләрендә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбияләнүче ике егет солтаны менә шушы рәсемдәгечә гомер буена үзләренә изгелеккә юл ярачаклар, ә кадерле әти-әниләре әнә шулай ныклы терәк, юл күрсәтүче маяк булып калырлар, дип өметләнәбез.
Фәдис Бикмөхәммәтов
муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре 
профсоюзы рәисе.

Просмотров: 447 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск