Суббота, 04.05.2024, 00:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 5 » Гәзитсез бик кыен икән
09:16
Гәзитсез бик кыен икән
"Мин шактый өлкән яшьтәге кешемен инде, үз гомеремдә күп нәрсәләр күрергә-кичерергә туры килде. Үземне белә-белгәннән бирле йортыбызда гәзит-журналдан өзелгәнебез булмады: сугыштан соңгы авыр елларда да ирен фронтта югалткан әнием район гәзитенә булса да язылырга җаен таба иде, артабан башка гәзит һәм журналлардан да өзелмәде. Тормышка чыккач та "Игенче”гә мотлак язылуны гадәт итеп алдым һәм моңарчы гел язылып килдем. Өченче ел еллык язылу квитанциямә бер әйбер дә отмагач, үзем кебек гарьчел бер чордашым белән сөйләштек тә, үҗәтләнеп былтыр язылмый калган булдым. Үч алам үземчә, янәсе.
Яңа елдан ук нәрсәдер җитешмәве үзен сиздерде. Балаларым читтә яшәгәч, бик сирәк кайталар. Картым вафат инде. Күршеләр дә еш кермиләр. Өйдә ниндидер шыксызлык сизелә башлады, диимме… Хәтта электр лампалары да тонык янгандай тоела иде. Почтальон ханым да безнең капкага сугылмагач, күңелгә әллә нинди хисләр керде. Һаман үземне тынычландырам: янәсе, хәзер гәзитне укыйсы бармы – кем туган да, кем үлгән, нәрсә саталар да, нәрсә алалар гына шунда. Өстәвенә шушы ук сүзләрне җае чыккан саен өстемә гөнаһ алып төрле табыннарда, кич утыруларда да сөйләп йөрдем. Күршеләргә керсәң – рәхәтләнеп "Игенче” укыйлар, кодагыйларга барсам – ул фәлән сандагы язманы укыган идеңме, шунда әйтелгәннәрне эшләдеңме, дип сүз башлый. Мин һаман да үземнекен итәм, ә сиздерми генә күзләрем гәзиткә төшә бит! Җаен табып, өзек-сурык итеп гәзитнең кайбер саннарын кулыма төшерәм дә, иске дус белән аралашкандай, йотлыгып укып чыгам. Вакыт узгач, тагын күз ташлыйм әле. Баксаң, гәзитебездә иң кирәкле бөтен мәгълүмат та бар икән ләбаса! Кадерен белгән кешегә, әлбәттә. Түзмәдем, җәй көне елның икенче яртысына язылдым. Йортыма ямь кайтты, хәтта песием дә көязләнеп китте әле. Кичләрем яраткан гәзитем белән үткәч, балаларның сирәк кайтуы да, күрше-тирәләрнең бигүк кереп йөрмәүләре дә сизелми диярлек. Ә киләсе елга тагын тоташ еллык язылдым – әйдә, лотерея отышы урап узсын да ди, хикмәт анда гына түгел икәнлеген үземдә тоеп аңладым хәзер. Гәзит белән дус булып яшәүгә ни җитә! Ә ансыз гомер кичерү бик кыен икән…”
Менә шундый эчтәлекле хатны бассагыз да, исемемне күрсәтмәгез, дип үтенгән бер апабыз редакциягә юллаган хатында. Шундыйрак уйлы кешеләр яшьрәкләр арасында да очраганлыктан, аның сүзләрен түкми-чәчми китерергә булдык. Әйе, гәзит алдырмаска әллә нинди сылтаулар табарга буладыр, ләкин менә күпләрнең чын-чынлап гаилә әгъзасына әверелгән басмадан баш тартуның төрле кыен хәлләргә төшерү ихтималлыгын да онытып җибәрмик. Сиксән ике еллык тарихында "Игенче”нең кемнәргәдер төзәтә алмаслык җәрәхәт салуы турында әлегәчә ишетелгәне булмады, моннан соң да булмас. Җәмгыять кануннарына буйсынып, кешеләргә игелек китерүне өстен күрүчеләргә, әлбәттә. Гомумән, һәр кеше тулы канлы тормышта яшәвен исбатлар өчен район гәзитеннән өзелергә тиеш түгел, дип исәпләргә хакыбыз бар. Гәзит ул ныклы ярдәмче, теләктәш, иптәш һәм дус, сердәш һәм рухташ та. Шулай булгач, бер генә авылда  да "Игенче” ишек какмаган йорт яки гаилә калмасын өчен тырышыйк, дуслар!
Хәтерегезгә төшерәбез, 2014 елның беренче яртысына "Игенче” гәзитенә язылу хакы 407 сум 76 тиен, "Сакмагош саткылары”на – 90 сум 84 тиен. Редакциягә килеп, яки аның хезмәткәрләрендә, ветераннарында, тугры дусларында "Игенче”гә тоташ 2014 елга язылуны раслаган (815 сум 52 тиенгә) тәртип саны һәм редакция печате куелган кви-танцияләр, гадәттәгечә, Абунәчеләр лотереясендә кат-наштырылачак. Юмарт иганәче дусларыбыз быел да призлар фондын шактый мулдан тулыландыра башладылар да инде.
Иң күп яздырган элемтә бүлекчәләренә, аерым почтальоннарга "Игенче” редакциясе бүләкләре өстенә быел махсус рәвештә өч иң уңган почтальонга баш мөхәррир призлары (көмеш муен чылбыры, кесә телефоны, фен) да булдырылуын онытмагыз, хөрмәтле хат ташучы дуслар!
Әйдәгез, язылу тәмамлануга санаулы көннәр генә калды, ашыгыйк, дуслар!
Мөхәрририят.

Просмотров: 631 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск