7 февральдә Уфа шәһәрендә мәктәп укучылары арасында "Башкортстан – минем төягем” дигән баш астында уку-тикшеренү эшләренең республика конкурсы үтте. Анда конкурсның читтән торып үткәрелгән икенче этабында җиңеп чыккан 70 укучы катнашып, фәнни эшләрен абруйлы комиссия каршында яклады. Яңа Балтач урта мәктәбеннән Дамир Ихсанов (җитәкчесе Айгөл Риф кызы Хәмәдиева) "Гуманитар-экологик тикшеренүләр” секциясендә, Тозлыкуш урта мәктәбеннән Илмир Дәүләтов (җитәкчесе Розалия Хәтим кызы Закирова) "Кече Ватанымның тере символлары” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, номинацияләрдә җиңеп чыктылар. Фәнни эш белән ихлас шөгыльләнүче якташларыбызга гыйльми эшчәнлектә иҗади уңышлар телибез. Шамил Закиров.
|