Пятница, 03.05.2024, 22:23

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 17 » Эшнең башы – тәртиптә
12:17
Эшнең башы – тәртиптә
Профилактика көннәре
13 декабрьдә Балтач авыл Советы авыл биләмәсендә чираттагы профилактика көне үткәрелде. Яңа Балтач авыл мәдәният йортында уздырылган бу чарада шушы биләмәдә урнашкан төрле предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, белгечләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Тәүдә профилатика комиссиясе рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков авылларда хезмәт коллективларына профилактика көннәрен үткәрү турындагы муниципаль район хакимияте карары белән кыскача таныштырганнан соң, сүзне Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Вәзих Ихсановка бирде. Ул тәүдә авыл Советы авыл биләмәсе турында кайбер саннар китерде.
9 авылны берләштергән авыл билә-мәсендә барлыгы 1559 кеше яши, 675 йорт хуҗалыгы бар. Эш яшендәгеләр – 675, пенсионерлар 630 кеше исәпләнә. 217 бала мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөри. 37 гаилә күп балалылар исәбенә керә. 5 шәхси эшкуар хезмәт сала, 4 крәстиян-фермер хуҗалыгы оештырылган. Күпчелек халык биләмәдә урнашкан Ленин исемендәге һәм "Волга” кооператив-колхозында терлекчелек һәм игенчелек тармакларында эшли.
Вәзих Фаил улы җәмгыятебездә социаль хәвеф тудырырлык күренешләрне (хокук нормаларын, җәмәгать тәртибен бозу, эчкечелек, наркомания, "авыр” гаиләләрдә бала тәрбияләү проблемалары һәм башкалар) булдырмау юнәлешендә алып барылган профилактика-кисәтү чаралары турында сөйләде.
Авыл биләмәсендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү – төп игътибар үзәгендә. Яңа Балтач янгын сүндерү автомашинасы җылы гаражда тотыла, ут белән көрәшүчеләр тәүлек әйләнәсенә кизүдә торалар. Агымдагы елның гыйнвар аенда Яңа Каръяуды авылында бер йорт янган, хуҗасы үлемнән коткарылып калынган. Гомумән, биредәге янгын сүндерүчеләр үз эшенең осталары, техник тикшерүләрдә, башка күрсәткечләр буенча соңгы елларда район янгын сүндерү командалары арасында иң алдынгылар исәбендә тора.
Авылларда исерткеч эчемлек белән мавыгучылар, "авыр” гаиләләр, йорттан аракы сатучылар бар. Чагыштырмача андыйлар күп булмаса да, эчкечелек белән даими шөгыльләнүчеләр тормышыбызны ямьсезли, яшьләргә начар үрнәк күрсәтә. Тукай һәм Ленин авылларына фельдшер  табу проблема булып тора.
Чыгыш ясаучы участок уполномоченные мәсьәләсенә дә кагылды. Бер участковый 2-3 авыл биләмәсен хезмәтләндерә. Әгәр һәр авыл биләмәсендә бер участок инспекторы эшләсә, авылларда ешрак булып, профилактик эшне тагын да нәтиҗәлерәк алып бара алыр иде.
Участок уполномоченные  Флорит Фәнзил улы Кашапов бу төбәк авылларында ике генә ай эшли икән. Аның әйтүенчә, агымдагы елда төрле хокук тәртибен бозган өчен 127 административ беркетмә төзелгән. Алар арасында исерткеч эчемлек эчкән килеш эш урыннарында булучылар күпчелекне тәшкил итә. Бер беркетмә өйдән аракы саткан өчен Тукай авылыннан Мәгънәви Шаһизҗановка язылган, закон таләпләрен бозучыдан штраф түләтелгән. Бу авыл биләмәсендә яшәүчеләрдән 57 мөрәҗәгать килгән, алар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла.
"Авылларда халык арасында хокук бозуларны булдырмау, җәмәгать тәртибен ныгыту буенча профилактика-кисәтү эшләрен даими алып барам, кешеләр белән очрашам, мәктәп укучылары янында да булдым. Шулай да авыл халкының да ярдәме бик кирәк безгә. Активрак булыйк, җәмәгать! Югыйсә, без генә күреп бетерә алмыйбыз, ә сез җәмәгать тәртибен бозучылар белән янәшәдә яшисез, аларның тын алышын күреп-белеп торасыз. Вакытында әйтелгән киңәш, тәнкыйть сүзе үтемлерәк була, кешене кырын эштән саклап калырга мөмкин. Куркып торырга ярамый, күзгә карап турысын әйтегез. Гаеплене ачыклау өчен үткәрелгән чаралардан да читләшергә ярамый. Бергәләп көрәшсәк кенә, халыкның иминлеген тәэмин итүдә эшләребез уңышлы булыр”, – диде полиция хезмәткәре залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Марат Салават улы Фәттахов районда янгыннарга бәйле хәлләр белән таныштырды. Агымдагы елда авылларда 32 янгын чыккан. Иң аянычлысы – анда 9 кешенең гомере өзелгән. Әгәр анализ ясаганда, янгыннарның күпчелеге электр җиһазларының төзек булмавы һәм аларны файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга, ут белән саксыз эш итүгә – 6, төзексез мичләргә – 5, транспорт чараларының узеллары һәм механизмнары төзек булмавына 3 янгын туры килә. Балаларның ут белән уйнавыннан ике янгын чыккан. Тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүнең дә 6 янгын очрагы теркәлгән.
Инспектор аерым янгыннарның ничек килеп чыгуына да җентекләп тукталды. Мәсәлән, Аблай авылында күптән түгел булган соңгы янгынга исерткеч эчемлекне даими рәвештә чамадан тыш артык куллану сәбәпче булган. Исерек ана диванда тәмәке тарткан. Нәтиҗәдә хуҗабикә ут-ялкында янып үлә. Яңа Котыда өйдә караучысыз калган әбинең тормышы да аянычлы тәмамлана. Тышкы ишек бикле булу аркасында ул, ут чыккач, ишекне ача алмый, гомере янгында өзелә.
Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә кагылышлы берничә киңәшен дә әйтте. Өлкән яшьтәгеләрне, ялгыз яшәүчеләрне (ә андыйлар хәзер авылларда байтак) балалары, туганнары, күрше-күләннәре һәрвакыт искә алып, хәл-әхвәл белешеп, кирәк булса, ешрак кереп күз-колак булып торырга, ә балалаларны үзләрен генә өйдә һич кенә дә калдырмаска кирәк, диде. Шырпыларны җыеп кую белән бергә, балага ут белән шаяруның, янгын чыгуның никадәр куркыныч булуын даими аңлатып торырга кирәклеген искә төшерде. Яз, җәй, көз айларында ихатада учак ягу, ындырда чүп-чар яндыру да, кыш җылыту приборларын куллану да күңелсез хәлләргә китерүе ихтимал. Ут белән эш иткәндә һәрвакыт сак булу, игътибар кирәк, диде.
Район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров исерткеч эчемлек белән мавыгуның кеше организмына китергән зыяны турында сөйләде. "Аны даими кулланган очракта кешенең баш миендәге күзәнәкләр үлә. Кеше үзенең хәл-торышына, тормыштагы төр-ле хәл-вакыйгага карата контролен югалта. Тәртибен үзгәртә башлый, ахырда кешелек сыйфатларын югалта. Алкогольгә бәйлелек барлыкка килә. Эчкечелек бик күпләрне якты дөньядан алып китте. Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе буенча наркология кабинетында 5 кеше исәптә тора. Агымдагы елда ике кеше эчү аркасында үлде. Аларның берсе беренче группа инвалид, кыш көне урамда өшеп үлде”, – диде ул үзенең чыгышында.
Кайберәүләр сыра гына эчәм, дип акланмакчы була. Әгәр аны да даими куллансаң, ул, наркотик кебек, организмны бәйлелеккә китерә. Бигрәк тә балалар, үсмер яшьләр организмы өчен куркынычлы. Шуңа күрә алдан ныклап уйланырга, нәтиҗә ясарга, башкаларның хатасын кабатламаска, сабак ала белергә кирәк. Тормышның бөтен матурлыгы аек акыл белән яшәүдә икәнен онытмыйк.
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе вазыйфасын башкаручы Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангулова авыл биләмәсендә 6 ата-ананың һәм 7 балигъ булмаган баланың комиссиядә исәптә торуын билгеләп, бу гаиләләр белән нинди профилактик эшләр алып барылуына тукталды. Комиссиядә үз балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән ата-аналарның, эчкечелек  белән шөгыльләнгән аналарның тәртибе даими карала, балаларга нормаль шартларда яшәү өчен ярдәм күрсәтелә. Рейдлар оештырыла. Районда кичке 22 сәгатьтән соң  иртәнге 6 сәгатькә кадәр балалар өчен комендант сәгате кертелүен искә төшерде. Ата-ана кич баласының кайда йөрүе белән кызыксынырга һәм комендант сәгате җиткәнгә кадәр аны өйгә кайтару хәстәрен күрергә бурычлы.
Профилактика көнендә район ветстанциясе баш табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова, муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, Ленин исемендәге кооператив-колхоз рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов чыгыш ясады. "Бөтен эшнең башы – тәртиптә, ә тәртипнең башы – профилактикада. Иң беренче чиратта тәртип бозуларга юл куймаска кирәк. Эчкечелекнең җәмгыятебезгә, кеше сәламәтлегенә китергән зыяны турында һәрвакыт сөйләп торабыз, шуңа карамастан,  аракыдан аерыла алмаучылар  һаман да бар. Хезмәт хакы алгач, ике, өч көн эшкә чыкмаган хәмер яратучылар юк түгел арада. Исерткеч  эчемлекне чамадан тыш күп куллану демография хәлләренә тискәре йогынты ясый. Өстәвенә хәзер аракының сыйфаты да элекке кебек түгел, начар якка үзгәрде. Бу хәл яшь гаиләләргә бала табуга комачаулый.
Кооператив-колхоз идарәсе тарафыннан халык өчен барысын да эшләргә тырашабыз. Теләге булган кешегә эш урыны бар, вакытында хезмәт хакы түләнә. Авыр гаиләләргә ярдәм итеп торабыз. Хәтта аракы эчмәүчеләргә, тәмәке тартмаучыларга өстәмә акча түлибез. Тырышып эшләп, матур итеп яшисе дә бит. Әмма кайберәүләр моны аңларга теләми, үзенең сәламәтлеге, балаларының язмышы турында уйламый. Авылда гомум тәртип булырга тиеш һәм без моңа ирешәчәкбез дә!”, – дип тәмамлады сүзен  Илфир Әнгам улы һәм залда утыручыларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек һәм киләсе 2014 – Ат елында яңа уңышлар теләде.
Очрашудагы сөйләшүгә Геннадий  Крюков йомгак ясады.
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Просмотров: 681 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск