Хөрмәтле абунәче дусларыбыз! 1 апрельдән агымдагы елның икенче яртысына матбугат басмаларына язылу башланды. Аерым гәзит һәм журналларга язылу хакы бераз өстәлсә дә, сигез дистә ел буена чакмагышлылар гына түгел, аннан читтә яшәүче бик күпләрнең дә яраткан басмасы, якын дусты һәм сердәше "Игенче”гә, аның кече туганы – башкорт телендә аена ике тапкыр дөнья күрүче "Сакмагош саткылары”на бер генә тиен дә өстәлмәде. Элеккечә, 324 сум 66 тиенгә июльдән Яңа елга кадәр "Игенче” һәм 88 сум 44 тиенгә "Сакмагош саткылары” гәзитләрен алдырып булачак. Тугры дуслар йортыгызга килеп торсын өчен әледән үк хәстәрлек күрик, райондашлар! Бай эчтәлекле, район тормышын бар яклап та яктыртучы әлеге басмалар даими үсештә. Әлеге мәлдә район гәзитләрен тулы төстә нәшер итә башлауга күчү мәсьәләсе хәл ителә, аның ел азагына кадәр үк яңарып, чагу төсләр белән балкый башлаячагына өмет зур. Һәр абунәчебез якын дуслары хакында онытмасын, күршеләрен, дусларын, хезмәттәшләрен дә үз артыннан әйдәсен иде. Бергә калыйк, дуслар! Мөхәрририят.
|