Четверг, 02.05.2024, 11:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 21 » Данлы үткәнебез белән горурланабыз
08:24
Данлы үткәнебез белән горурланабыз
Хөрмәтле райондашлар!
Тарихтан билгеле булуынча, 95 ел элек, 1918 елның 23 февралендә, Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланып килгәндә, Кызыл Армия частьләре Псков һәм Нарва шәһәрләре янында Кайзер Германиясе гаскәрләрен тар-мар итә. Бу тәүге зур җиңү хөрмәтенә булдырылган Ватанны саклаучылар көне тирән тарихка һәм данлы традицияләргә бәйле. Шушы истәлекле вакыйгадан соң да безнең илебез халкы, аның данлы гаскәрләре күп тапкыр Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген дошманнардан саклап калдылар. Бөек Ватан сугышы еллары — моның ачык дәлиле. Менә шуңа күрә дә бу бәйрәм ата-бабаларыбызның каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек өлгесе булып тора. Ул Туган илгә чиксез тугрылык, барлык ир-атларыбызның теләсә кайсы вакытта гомерләрен аямыйча илне сакларга күтәрелергә әзер торуларын күрсәтүче тантаналы көн, уртак бәйрәмебез. Без данлы үткәнебез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Традицияләр дәвам итә. Элекке батыр һәм кыю ватандашларыбыз кебек әлеге вакытта да Ватан алдындагы изге бурычын – халкыбызның иминлеген саклаучы егетләребезнең Русия Кораллы көчләрендә үрнәкле хезмәт итүләре – моның ачык мисалы. Бөтен район халкын, бүген илебез мәнфәгатьләрен саклаучы хәрби якташларымны Ватанны саклаучылар көне белән котылыйм һәм барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм имин тормыш телим.
Риф Йосыпов, 
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 491 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск