2 февраль көнне шайбалы хоккей буенча республика беренчелегенә ярышлар үтте. Бу көнне якташларыбыз "Строитель” командасы Туймазы шәһәреннән килгән "Спартак” командасы белән очрашты. Уеннар киеренке барды. Уенның икенче минутында ук якташыбыз Рөстәм Харисов исәпне ачты. "Спартак” капкасына чираттагы гол— Джиральдас Буркаускас уңышы булды. Ә аннары Ревенер Әхмәтов, Илгиз Ирназаров, Ринат Исхаков кунаклар капкасына чираттагы голларны озатты. "Спартак”тан уенчы Орлов, Габдрахманов исәбендә безнең капкага кертелгән 3 гол. Уеннар 6:3 исәбе белән төгәлләнде.
Ярышлар спортчылардан оешканлык, бердәмлек, җитезлек һәм тәвәкәллек, ихтыяр көче таләп итә. Җиңү —ул бөтен команда уңышы. Безнекеләргә бу юлы да уңыш елмайды. Спортта яңа үрләр сезгә, якташлар!
Шамил Закиров.