Четверг, 02.05.2024, 14:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 26 » Өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының бишенче утырышы
07:37
Өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының бишенче утырышы
Агымдагы елның 23 февралендә өченче чакрылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының чираттагы бишенче  утырышы үтте. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары – җаваплылыгы чикләнгән "10нчы төзелеш идарәлеге» компанияләр төркеме” җәмгыяте генераль директоры Валерий Әдһәм  улы Мансуров белән "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе  Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның  урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, район предприятиеләре,  оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, суд һәм хокук саклау  органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм   башкалар катнашты. Утырышны муниципаль  район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә тикшерүгә унбер мәсьәлә чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимиятенең 2012 елдагы эшчәнлеге турында.
2. 2013 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында Башкортстан Республикасы Президентының Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасы положениеләрен тормышка ашыру буенча чаралар планын раслау турында.
3. Икенче  чакрылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2012  елдагы эшчәнлеге турында.
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы  муниципаль район Советының Административ регламентында "Гражданнарны  кабул итүне оештыру, аларның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләренең үзвакытында һәм тулысынча каралуын һәм  законда каралган вакыт эчендә аларга җаваплар бирүне оештыру” дигән муниципаль хезмәт күрсәтү буенча бүлегенә үзгәрешләр кертү турында.
5.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2009 елның 18 декабрендә кабул ителгән 136 санлы «2010-2012 елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге”  программасын раслау турында»гы карары үтәлеше турында.
6.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2010 елның 24 сентябрендәге 192 санлы "2010-2012 елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында "Гаилә” программасын раслау турында”гы карары үтәлеше турында.
7."Башкортстан Республикасы Чакмагыш районында  Чишмә – Языково – Чакмагыш автомобиль юлын 80 км – 89+800 участогында  реконструкцияләү” линия объекты территориясен планлаштыру һәм межалау проектын раслау турында.
8.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы  муниципаль район Советының 2012 елның 25 июлендәге 372 санлы "Башкортстан  Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район  Советы  карамагындагы Яшьләр советын оештыру һәм аның составы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
9.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2012 елның 25 декабрендәге 35 санлы «2013 елга һәм 2014-2015 елларның планлаштырылган чорына Башкортстан Рес-публикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
10. 2013 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджетына төгәллек кертү турында.
11.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2005 елның 27 декабрендәге 51 санлы "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы территориясендә урнашкан муниципаль милек һәм җиргә милекчелек хокукын дәүләт чикләвенә кадәр дәүләт милке буларак теркәлгән җир участоклары белән идарәлек һәм алар белән эш итүнең аерым мәсьәләләре турында”гы карарына  1 санлы өстәмәгә үзгәрешләр кертү турында.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимияте башлыгы, регламентка ярашлы, һәр ел бер мәртәбә  Совет алдында хакимият эшчәнлеге турында хисап тота,  үз чиратында Совет рәисе дә депутатларга Совет эшчәнлеге турында җентекле мәгълүмат бирә. Көн тәртибенә чыгарылган беренче ике мәсьәлә буенча депутатлар алдында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, өченче  мәсьәлә буенча – Совет рәисе Салават Зәки улы  Гыйззәтуллин чыгыш  ясады (аларның текстлары тулысынча рус телендә алдагы битләрдә урнаштырыла). Якташларының уңышлары турында горурлык  хисләренә республика җитәкчелегенең  бәйрәм котлауларын һәм ихлас теләкләрен дә кушып, Башкортстан Республикасы Дәүләт  Җыелышы – Корылтай депутатлары Валерий Әдһәм улы Мансуров (тексты шулай ук рус телендә басыла) белән Вадим Васильевич Соколов чыгыш ясадылар. Җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлеге” җәмгыяте башкарма  директоры, муниципаль район  Советы депутаты Рамил Камил улы Агиевның чыгышы да югарыда телгә алынганнар буенча фикер алышу формасында кабул ителде.
Хакимият башлыгының отчеты белән Совет рәисенең мәгълүматы депутатларда бердәм хуплау тапканнан соң артабангы мәсьәләләрне  карауга күчтеләр. Гражданнарның аерым шәхсән һәм күмәк мөрәҗәгатьләрен һәм үтенечләрен, тәкъдимнәрен карау нигезләрен камилләштерү, аларның законлы мәнфәгатьләрен саклауның сыйфатын яхшырту максатында муниципаль район Советы 2012 елның 12 мартындагы 334 санлы  карары нигезендә муниципаль район Советының Административ регламенты расланылган иде. Аның нигезендә бу юнәлештә  эшчәнлек тәртибе көйләнелә. Шушы регламентны яңа редакциядә раслау мөһимлеге аерым законнардагы үзгәрешләр, башка көнүзәк таләпләр нигезендә килеп тууын аңлап, депутатлар аны бертавыштан раслады.
Артабангы мәсьәләләр районыбызда озак вакытка исәпләнелеп кабул ителгән "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” һәм "Гаилә” программалары үтәлешенә кагылышлы булды. Бу турыда даими депутат комиссияләре утырышларында, шулай ук Президиумда да җентекле  тикшерү, аларны тулысынча хуплаулар булган иде инде.  Әлеге программалар вакыты чыгу сәбәпле, аларның үтәлеше  депутатлар контроленнән алынды, ә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиягә әлеге юнәлештә эшчәнлекне йомшартмаска, кешеләр иминлеген, матди байлыкларны сак-лап калу юнәлешендә эшлекле чаралар күрүне дәвам итәргә тәкъдим ителде.
Чишмә – Языково – Чакмагыш автомобиль юлының 80км — 89+800 участогында реконструкция үткәрү  өчен объектның территориясен планлаштыру һәм межалау проекты да хакимиятнең рәсми сайтында халыкка җиткерелде, аның буенча күмәк фикер алышу оештырылды, кертелгән тәкъдимнәр һәм өстәмәләр исәпкә алынды. Совет карамагына бу мәсьәләнең мөһимлеге турында хакимиятнең  архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы, баш архитектор Азат Илдар улы Хисамов җиткерде. Әлеге  мәсьәлә дә бердәм хупланылды.
Районыбызда яшьләрнең законлы мәнфәгатьләрен саклау юнәлешендә эшчәнлекне активлаштыру максатында 2012 елның 25 июлендә Совет карары белән Яшьләр советы булдырылып, аның әгъзалары исемлеге расланган иде. Шушы исемлеккә депутатлар муниципаль район хакимиятенең  архитектура бүлеге директоры Руслан Фидрат улы Шәйдуллин белән "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе хәбәрчесе Шамил Рәфис улы Закировны да өстәде.
 Чираттагы ике мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов чыгыш ясады. Район тормышын җанландыру, хезмәт алдынгыларын дәртләндерү максатында бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп ителүен дәлилләп, депутатларның хуп-лап кабул итүенә ирешелде.
Көн тәртибендәге азаккы мәсьәләнең асылын депутатларга Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  министрлыгының Чакмагыш районы буенча миллеккә идарә итү комитеты рәисе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова аңлатты һәм хуплау тапты.
Барлык мәсьәләләр дә каралып беткәннән соң утырышта катнашкан барлык ир-егетләргә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас котлаулар җиткерелде.

Просмотров: 780 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск