Пятница, 03.05.2024, 09:23

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Февраль » 14 » Чакмагышта – урыслар соборы
07:31
Чакмагышта – урыслар соборы
10 февральдә муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында урыслар соборы (җыелышы) үткәрелде. Аның көн тәртибенә өч мәсьәлә – урыслар соборы советын, аның рәисен, рәис урынбасарын һәм сәркатибен сайлау, 2012 елга эш планын раслау чыгарылды.
Тәүдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Надежда Вячеславовна Габдулхаликовага сүз бирелде. Ул узган елның 30 октябрендә Уфада үткән урыслар соборының икенче конгессында районнан делегат булып катнашуы, анда алган тәэссоратлары турында сөйләде. Милли үзаңны, телне, мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрне, традицияләрне, тарихны өйрәнү буенча куелган бурычларга тукталды. Төрле милләт халыклары белән бергә үзара сыешып-аңлашып, дуслыкта-татулыкта яшәүгә булышлык итүче чараларның кайберләрен бәян итте. Сөйләшүдә Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Анатолий Васильевич Антонов, хезмәт ветераны Дамира Әлтәф кызы Казыйханова катнашты.
Урыслар соборы советы сайланды. 14 кешедән торган бу советның җитәкче органын да сайладылар. Советның рәисе итеп Геннадий Алексеевич Солодовников, аның урынбасары итеп Наталья Константиновна Нәфыйкова, сәркатибе итеп Вероника Викторовна Дәүләтова сайлап куелды.
Аннары урыслар соборы советының 2012 елга эш планы кабул ителде. Аның белән килүчеләрне мәгариф бүлегенең телләр буенча медотисты Вероника Викторовна Дәүләтова таныштырды.
Урыслар соборы җыелышын муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды һәм соңыннан кыскача чыгыш белән очрашуга йомгак ясады.
Рәшит Ганиев.
Просмотров: 502 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск