Четверг, 02.05.2024, 04:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 26 » Чакмагышта – яңа җәмәгать оешмасы
07:30
Чакмагышта – яңа җәмәгать оешмасы
21 февральдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында "Русия юристлары ассоциациясе” Гомумрусия җәмәгать оешмасының Башкортстан бүлегенең Чакмагыш районындагы бүлеген оештыруга багышланган җыелыш үткәрелде. Анда юристлар – район прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, адвокатлар, нотариуслар катнашты.
Тәүдә "Башкортстан Республикасы юристлары ассоциясе” советы әгъзасы Гөлназ Юрис кызы Кәримова чыгыш ясады. Ул республикада 2007 елда оештырылган Башкортстан Республикасы Юристлары ассоциациясенең эшчәнлегенә кыскача тукталып үтте, җәмәгать оешмасын оештыру, аның максаты, бурычлары турында сөйләде.
«Биш ел эчендә безнең җәмәгать оешмасы ныгыды, эшчәнлеген активлаштырды, сан ягыннан да үсте. Соңгы ике елда гына да аның составына 1846 юрист керде. Хәзер ун шәһәрдә һәм унбер районда ассоциациянең бүлекләре оештырылды. Аның әгъзалары төрле катлам кешеләренә бушлай беренче юридик ярдәм күрсәтә. Без кварталга бер тапкыр урыннарга чыгып та халыкны көнозын кабул итәбез, тормышта төрле авыр хәлдә калучыларга юридик-хокукый мәсьәләләрдә ярдәм итәбез, консультация бирәбез. Узган шушы еллар эчендә генә дә 17 меңгә якын кеше бездән шундый ярдәм алды. Шулай ук бәйсез җәмәгать экспертизалары үткәрүдә катнаштык. Юрист белгечләр әзерләүче югары уку йортлары белән бәйләнештә торабыз, талиплар белән очрашабыз. Читтән торып «он-лайн» режимында да юридик ярдәм күрсәтү парктикага керде. Әйткәнемчә, болар барысы да җәмәгать башлангычында, бушлай эшләнә. Бу бик тә кирәкле хезмәт, дип исәплим. Беренчедән, соңгы елларда юрист белгечләре саны нык артты, алар күп оешмаларда эшли башладылар. Дәүләт учреждениеләреннән тыш, юридик оешмаларда, адвокат яклавына мохтаҗ булган кешеләр бик күп шәхси эшкуарларда да хезмәт салалар. Хәзер аларны оештыручы, берләштерүче бер җәмәгать оешмасын төзү ихтыяҗы туды. Икенчедән, тормышыбызны көйләүче законнар, норматив-хокукый актлар даими артып тора, аларга күп төрле үзгәрешләр кертелә. Халыкның хокукый мәсьәләләрдәге хәбәрдарлыгы артты, ләкин кануният өлкәсендә күп эшлисе, юридик белемне, хокукый культураны нык күтәрәсе бар әле. Кыскасы, кайсы гына өлкәне алсак та, базар мөнәсәбәтләрендә яшәгәч, юридик ярдәмгә сорау-ихтыяҗ нык артты. Яшәешебездә барган шушы үзгәрешләрдән чыгып, республикада берничә ел элек яшь юристлар союзы оештырылды, шәһәр һәм районнарда юристлар ассоциацияләре төзелә башлады. Мин сезнең районда да аның бүлеген оештырырга тәкъдим итәм», — диде ул залда утыручы юристларга мөрәҗәгать итеп.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповта бу тәкъдимне хуплады, яңа җәмәгать оешмасының халык өчен бик тә кирәкле булуын ассызыклады. "Хәзерге заманда юристлар һәрвакыт таләп ителә. Яхшы белгечкә ихтыяҗ зур. Кешеләр юридик мәсьәләләрне, законнарны, үз хокукларын һәм бурчыларын күбрәк белгән, хокук белемнәре арткан саен аңлашылмаган сораулар, мөрәҗәгатьләр азая. Юристларның шушы җәмәгать оешмасына берләшеп эшләве уңышлырак булыр, дип исәплим. Киләчәктә үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгытып, сыйфатлы юридик ярдәмне көчәйтик”, – диде ул һәм Башкортстан юристлар ассоциациясенең Чакмагыш районы бүлеге җитәкчесе итеп тәҗрибәле юрист Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшинаны сайларга тәкъдим итте. Очрашуда катнашучы юристлар бу тәкъдимне бертавыштан хупладылар. Мөнирә Җәмигънур кызы яңа төзелгән җәмәгать оешмасы җитәкчесе итеп сайлап үзенә зур ышаныч күрсәткәннәре өчен коллегалары – юристлар ассоциациясе бүлеге әгъзаларына, җыелышта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм күрсәтелгән ышанычны аклау өчен тырышлык салачакгын әйтте.
Шушы ук оештыру җыелышында урындагы бүлек тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәген ачу, аның гражданнарны кабул итү урынын билгеләү мәсьәләсе дә хәл ителде. Үзәк муниципаль район хакимиятенең (Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт) кече утырышлар залында эшләячәк һәм анда юристлар график буенча аена бер тапкыр халыкны кабул итәчәк.
Соңыннан ассоциация бүлегенең 2013-2014 елларга чаралар планы тәсдыйкъ ителде.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 1072 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск