Воскресенье, 19.05.2024, 05:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 4 » Чакмагышта форум үтте
07:37
Чакмагышта форум үтте
31 майда район мәдәният йортында Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясе утырышы үткәрелде. Анда Туймазы, Октябрьский шәһәрләре, Бүздәк, Шаран, Бакалы  һәм безнең район хирурглары катнашты.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, район  үзәк  дәвахәнәсе баш табибы Салават Гыйззәтуллин форумда катнашучыларны  тәбрикләделәр, Чакмагыш җиренә эш сәфәре белән килгән  кунакларга районның социаль-икътисадый үсеше, аерым алганда,  халыкның сәламәтлеген саклау буенча алып барылган эшләр турында бәян иттеләр. 
Республикабызының күренекләре табиб-хирурглары Марат Кунафин, Ришат Шәрәфетдинов, Роберт Иштуков җәрәхәт алганда тышкы кан агуларны туктату, госпитальгә кадәрге этапта  беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, эч авыртканда дәвалау-диагностика  тактикасы, эчәккә  операция ясаганнан соң дәвалану үзенчәлекләре турында чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр.
Утырышны Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоцациясе рәисе Вил Мамед улы Тимербулатов алып барды һәм соңыннан очрашуга йомгак ясады.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 620 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск