Суббота, 04.05.2024, 02:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 26 » Бурычлар билгеләнде
13:24
Бурычлар билгеләнде
Исәп-хисап хезмәткәрләре семинар-киңәшмәсе
24 декабрьдә муниципаль район хакимиятендә район хуҗалыклары баш бухгалтерлары һәм шәхси эшкуарлар бухгалтерлары катнашлыгында семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда Русия Федераль салым инспекциясе Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Уфадагы беренче санлы Совет районы инспекциясе вәкилләре – исәп һәм салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ирина Петровская, хокукый бүлек начальнигы  урынбасары Маргарита Кремлева, дәүләт салым инспекторы Светлана Әминева чыгыш ясады. Сүз 2014 елдан башлап авыл хуҗалыгы тармагына кертеләчәк салым исәпләүдәге яңалыклар турында барды. Закондагы яңа таләпләрне тирәнтен өйрәнү һәм практикада уңышлы куллану максатында "Респект” компаниясенең "Консультант Плюс” программасын ныклап өйрәнергә тәкъдим ителде. 
Куллану өчен аңлаешлы һәм уңайлы бу программа авыл хуҗалыгында салым исәпләүне башкаруны җиңеләйтәчәк. Программа язылган диск 4 мең сум тора. Моңа өстәп программаны хезмәтләндергән өчен айлык түләү дә кертә барырга кирәк.
Киңәшмәнең икенче өлешендә алда торган мөһим эшләр – хуҗалыклар эшчәнлеген барлап, еллык финанс-икътисадый хисап төзү турында фикер алышу булды. Керемнәр һәм бурычлар, хезмәткә түләү һәм башка күрсәткечләр буенча еллык хисап тоту графигы төзелгән, моңа алдан ныклап эшлекле сөйләшү барды, бурычлар билгеләнде. Бу мәсьәләләр буенча мәгълүмат-консультация үзәге директоры Ирек Тангатаров һәм ревизор Дилә Галина чыгыш ясап, файдалы тәкъдим-киңәшләрен әйттеләр.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 658 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск