Суббота, 04.05.2024, 01:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 2 » Бригадир
08:18
Бригадир
Замандашларыбыз турында
"Иң яхшы бригадир — бездә!” – диләр Юмаш авылында яшәүчеләр аның белән горурланып. Чыннан да, районда иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе ул Валерий Мефодьевич Сайдяков. Авылда кем белән генә сөйләшсәң дә, иң элек бригадирның намуслы, кешеләр белән ипле  мөгәмәләле, кечелекле, ярдәмчел булуын билгелиләр.
Валерий Сайдяков – шушы авылдан. 1962 елда туган, Юмаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң бәхет эзләп читкә китми,  туган җирендә кала. Тәүдә Чакмагыш 85 санлы һөнәрчелек лицеенда укый, аннары хәрби хезмәткә чакырыла, диңгез флотында    чик сакчысы була. Туган авылына кайткач, «ДТ-75» тракторына утыра, җир сөрә, эшкәртә, иген игә. «КСК-100» комбайнында мал азыгы хәзерләүдә катнаша. Шулай крәстиян тормышы мәшәкатьләре белән бер-бер артлы еллар үтә. 2005 елда "Базы” кооперативы идарәсе рәисе Вадим Васильевич Соколов, механизаторда оештыру сәләтен күреп, аны җаваплы эш участогына – үзәк бригадага җитәкчелек итәргә чакыра һәм ялгышмый. Бригадир бу яңа вазифаны үтәүгә җитди тотына. Зур коллективта (бригадада 170 кеше эшли) хезмәтне дөрес итеп оештырырга, халыкны эш белән тәэмин итәргә, җитештерү өл-
кәсендә билгеләнгән планнарны уңышлы үтәп барырга кирәк. Игенчелек һәм терлекчелек тармакларындагы эшләр торышы, авыл проблемалары, кешеләрнең тормыш-көнкүреш хәлләре   — барысы да бригадирның хәстәрлек үзәгендә тора.
Юмашта төрле милләт вәкилләре ике гасырдан артык үзара дус-тату гомер кичерәләр. Авылның бай тарихы бар, халкының нәсел тамырлары тирән. Кешеләр төрле, һәркайсы белән аңлашып, килешеп, уртак тел таба белү  бик мөһим. Валерий Мефодьевичның авыл тормышын, аның кешеләрен яхшы белүе, бай тәҗрибәсе, инициатива күрсәтүе үз эшен уңышлы алып барырга, зур уңышларга ирешергә ярдәм итә дә инде. Соңгы ун елда "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы икътисады ныклы үсеш алды, игенчелек һәм терлекчелек тармакларында республика, хәтта Русия күләмендә зур казанышлар яулады. Иршелгәннәр өчен төрле елларда бирелгән зур бүләкләр бу хакта ачык сөйли. Алар арасында Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елда бирелгән Мактау грамотасы, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан һәм 2008 елда Бөтенрусия "Алтын көз” күргәзмәсендә бирелгән алтын медаль, күп санлы Дипломнар бар. Хуҗалыкның бу хезмәт җиңүләрендә, әлбәттә, Валерий Сайдяков җитәкчелек иткән коллективның да хезмәт өлеше зур.
Бригада эшчәннәренең быелгы эш-ләре дә куандыра. Районда беренче булып уракны тәмамладылар. Уңыш, һәрвакыттагыча, югары. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 33 центнер ашлык җыеп алынды. Терлекчелектә дә эш нәтиҗәләре сокланырлык. Ел башыннан һәр сыердан уртача 4875 килограмм сөт савылды. Әлеге вакытта көндәлек савым 19,9 килограмм тәшкил итә. Симертүдәге маллардан тәүлеклек артым 829 грамм булды.
Иген басуларында ашлык комбайннары гөрелтесе тынуга шикәр чөгендере алу, сорго-суданка культураларын җыеп алу башланды. Әле мал азыгы хәзерләү дәррәү бара, силос салына. Бригадирның  әйтүенчә, үстерелгән уңыш сокланырлык. Кукурузның гектарыннан 450 центнер яшел масса алынса, сорго-суданка үләненеке ул 1000 центнерга җитә! Август аенда биредә сорго үләнен үстерү буенча республика семинары үткәрелгән иде, кунаклар бу культураны игү буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп киттеләр.
Бригадирның вазифа бурычлары күп төрле. Басуларда, фермаларда эшләрнең көйле баруы, продукция җитештерүдәге тотрыклылык, авылда барган күп төрле төзелешләр, туклануны оештыру – кыскасы, һәр тармактагы эшләр аңа кагыла. Ферма биналары вакытында кышкы шартларга әзерләнгән,  маллар фермаларга кайтарылган. Быел җәй бригадада "500 ферма” республика программасы кысаларында 600 башка исәпләнгән арка тибындагы ике мал торлагын төзи башлаганнар. Техника паркы яңарып тора, хезмәт шартлары яхшыра.
– Авылда яшәүче – ул игенчеме, терлекчеме, яисә башка һөнәр иясеме – уңайлы шартларда яшәргә һәм эшләргә тиеш. Безнең Юмаш авылында кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту, аның сыйфатын күтәрү буенча ел саен күп эшләнелә. Һәр елда бер-
ничә төрдәге заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм машиналары сатып алабыз. Фермаларда да кул көчен механизатор алыштырды, компьютерлар кертелә. Өч ел элек яңа  – Яшьләр урамына нигез салынды. Хәзер урындагы хуҗалык исәбенә төзелгән бу яңа йортларда кооператив әгъзалары, яшь гаиләләр яши. Бөтен уңайлыклар да булдырылды: табигый газ, су кертелде, урам юлы күтәртелде. Бүген анда унбер гаилә бәхетле гомер кичерә. Авылыбыздагы барлык урамнар да асфальтланылды,  – ди бригадир 
кооперативы идарәсе алдында тезелеп киткән  берсеннән-берсе күркәмрәк йортларга күрсәтеп.
Әнә шулай тырышып эшли дә, матур итеп яши дә белә юмашлылар. Бригадирның күңеле 
тыныч, эшенең нәтиҗәсе күз алдында. Ә газиз җирен тагын да матуррак итү,  халкы яхшырак яшәсен өчен алда эшлисе эшләр күп әле.
 Туган җирен данлар өчен җан атып йөрүче, кече Ватаны  матур эшләр белән бизәүче Валерий Сайдяков бүген дә тормыш үзәгендә кайнап яши. 

Рәшит Вахитов.
Автор фотосы.  
Просмотров: 794 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск