Терлекчелек тармагында иң җаваплысы, мөгаен, бозаулар үстерүдер. Эшнең авырлыгы да бар, мәшәкатьле дә, шуңа күрә бу хезмәткә килергә теләүчеләр азрак була. Хәер, ферма киләчәген тәэмин иткән мөһим эшкә теләсә кемне җәлеп итмиләр дә. Тырышлар, хезмәттә сыналганнар алына аңа. "Алга” кооператив-колхозының Тозлыкуш сөтчелек фермасында бу мөһим эшчәнлекне ирле-хатынлы Зөләйха һәм Ирфат Фәрхетдиновлар башкара. Алар белән шулай ук Руслан Фадеев эшли. Әйткәндәй, бу хуҗалык токымчылык эшчәнлеге буенча махсуслашкан, токым заводы булып исәпләнә. Шуңа да һәр сыердан сәламәт бозау алу өчен белгечләр һәм терлекчеләр бердәй зур көч сала. Фәрхетдиновлар аеруча җаваплы участокта – тудыру бүлегендә үрчемне тәрбияли, һәркайсын 1,5 ай карап-үстереп башка терлекчеләргә тапшыра. – Яңа туган бозауларны үстерү мәшәкатьле. Аларга көненә өчәр тапкыр анасының сөтен эчерәбез, исәя башлагач баллы чәйдән өзмибез, чирләрне булдырмас өчен дарулар-витаминнар да бирәбез. Әлеге көндә туксан бозау тәрбиялибез, 120 башка җиткән чагы күп, кыскасы, зоотехник һәм ветеринария белгечләре куйган таләпләрне үтәргә, яңа туган үрчемне саклап калырга, сәламәт итеп үстерергә тырышабыз, – диләр бозау караучылар. Рәзифә Галиева фотосы.
|