Терлекчелек буенча чираттагы район семинар-киңәшмәсе 17 апрельдә "Үзәк” машина-технология станциясенең "Знамя” бүлекчәсендә үткәрелде. Аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринар табиблар, участок ветврачлары, зоотехник-селекционерлар, профсоюз комитеты рәисләре, ферма мөдирләре катнашты.
Тәүдә Яңа Коты сөтчелек фермасында семинар-киңәшмәнең практик өлеше булды. "Үзәк” машина-технология станциясе директоры Рамил Ташбулатов һәм бүлекчә управляющие Рушан Усманов хезмәт коллективының узган елдагы һәм агымдагы елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында кыскача сөйләп үттеләр, малларны кышлатуны тәмамлау һәм җәйге лагерьга күчерү, продукция җитештерү, яшь үрчемне саклау буенча күрелгән хәстәрлекләр белән таныштырдылар.
Килүчеләр бу фермада соңгы берничә елда булган уңай үзгәрешләр турында ишеттеләр. Былтыр ел ярымлык мал азыгы туплаганнар. Терлекчелек продукциясе – ит, сөт җитештерү сизелерлек арткан. Әгәр коллектив 2010 елда һәр сыердан уртача 2575 килограмм сөт савып алган булса, узган елда ул 3736 килограммга җиткән. Тырышлык салганда Бестужев токымлы кызыл савым сыерларыннан да югары савымга ирешеп була икән. Сыер малы симертүдә дә күрсәткечләр югары. Илгиз Фазылов, агымдагы елның өч аенда барлыгы 47 центнер, ә һәр тәүлеккә уртача 1482 грамм артым алып, район терлекчеләре арасындагы ярышта өченче урынга чыккан. Яхшы эшләгәннәр хезмәт хакын да әйбәт ала. Яшь бозауларга игътибар зур. Алар күптән инде көндез утарда тотыла. Алларында печән, башка ризык куелган, асларына салам түшәлгән, коры. Бозаулар җылы кояш нурлары астында саф һавада рәхәтләнеп йөриләр, нык булып үсәләр.
Ферма коллективы әлеге вакытта малларны кышлатуны тәмамлап, җәйләүгә чыгарга әзерләнә. Маллар ихатадан чыгып киткәч тә биналарны яхшылап тазартып, дезинфекцияләп, ремонтларга керешәчәкләр. Бозаулар өчен бөтен шартын да китереп абзар төзергә исәп тоталар. Терлекчеләр өчен башка уңайлы хезмәт шартлары булдыру буенча уй-планнары бар. Әнә шулай, эшләгән кеше турында хәстәрлек күрелгәч, хезмәт күрсәткечләре дә елдан-ел яхшыруга таба бара.
Фермадагы хәлләр белән танышканнан соң семинарда катнашучылар Яңа Коты мәдәният йортына җыелдылар. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Камалов районда терлекчелек тармагының үсеше турында сөйләде, агымдагы елның беренче кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләрен ишеттерде.
–2012 елның беренче кварталы йомгаклары буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 25711 сыер малы исәпләнә, шул исәптән 9210 баш сыер, 47 дуңгыз, 1408 ат бар, – диде Алмаз Венер улы, кайбер саннар һәм фактларга тукталып.
–Сыер малы саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 141 башка артты. Әгәр хуҗалыклар буенча анализ ясасак, җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыятендә ул – 135, "Сәвәде” җәмгыятендә – 87, "Победа”да – 42, Ленин исемендәге кооперативта 35 башка азайды. Шул ук вакытта җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә бу чорда 145, "Знамя” бүлегендә – 104, "Герой”да – 101, Хуҗин исемендәге бүлекчәдә – 93, "Октябрь”дә – 71, "Волга”да 42 башка күбәйде. Атлар саны ай саен кимүгә таба бара. "Базы”, "Заря” кооперативлары, "Байбулат” җәмгыяте һәм "Үзәк” машина-технология станциясеннән баш-
каларында атлар саны кимеде. "Герой”да ул – 44, "Октябрь”да – 38, "Волга” хуҗалыгында – 36, "Сәвәде”дә – 29, "Юлдаш” җәмгыятендә 20 башка азайды.
3 айда барлыгы 9855 тонна сөт җитештерелде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 1389 тоннага (үсеш – 116,4 процент) күбрәк. Бу чорда сөт сатудагы үсеш 121,3 процент булды, ягъни 10318 тонна тәшкил итте. Барысы да беренче сортлы, район буенча уртача майлылык 3,83 процент тәшкил итте. Район хуҗалыклары өстәмә рәвештә зачет авырлыгында 1594 тонна сөт алдылар.
Район буенча һәр сыерга исәпләгәндә 1403 килограмм сөт савылды. Бу 2011 елның шушы чоры белән чагыштырганда 203 килограммга артык. Уртача савым "Герой” кооперативында иң күбе – 1996 килограмм. "Заря” кооперативында бу күрсәткеч – 1847, "Базы”да – 1587, "Байбулат” җәмгыятендә – 1566, "Алга" кооператив-колхозында 1467 килограмм.
Көндәлек мәгълүматлардан күре-нүенчә, фермаларда сөт җитештерү һәм сөтнең майлылыгы кими башлады. Соңгы ике көндә генә дә район буенча 1,3 тонна сөт азайды. Шуңа күрә терлекчелек буенча баш белгечләр көн тәртибенә, азыкның балансланып ашатылуына һәм малларны асрауга аеруча игътибар бирергә кирәк, диделәр.
3 айда район буенча 1190 тонна терлек һәм кош ите җитештерелде һәм 724 тоннасы сатылды. "Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы районда җитештерелгән барлык итнең 20 процентын җитештерде һәм 238 тонна тәшкил итте. Бу узган елдагыдан 4,2 тоннага күбрәк. Ит җитештерү "Бәхтизин” һәм "Сәвәде” җәмгыятьләреннән башкаларында барысында да артты.
Симертүдәге барлык төркем мал-ларның уртача тәүлеклек артымы 668 грамм тәшкил итте. Иң зур артым "Заря” кооперативында – 814 грамм, "Базы”да ул – 788, "Победа” кооперативында – 785, "Байбулат” җәмгыятендә 708 грамм. Иң түбән артым "Октябрь” кооперативында (353 гр) һәм "Бәхтизин” җәмгыятендә (446 гр).
Агымдагы елның 1 апрелендә барлыгы 2339 бозау алынды. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 402 башка азрак. Апрель аенда – 567, майда – 635, июньдә – 652, июльдә 700 бозау көтелә. Июль аенда былтыргы дәрәҗәгә җитәчәкбез. Һәр 100 сыерга 27 бозау туры килә. Төп көтүгә 413 тана кертелде, ягъни 6 процент тәшкил итә.
Март аенда ясалма орлыкландыру буенча 2012 елда башкарыласы эшләр тәмамланды. Узган бер елда район буенча барлыгы 12161 сыер малы ясалма орлыкландырылды, бу элекке елдагыдан 759 башка артыграк. Күренүенчә, быел бозаулар күбрәк алыначак. Безнең бурыч – буаз сыерларның һәм таналарның яхшы сакланышына ирешү һәм сәламәт үрчем алу. Беренче кварталда 1190 баш тана орлыкландырылды, бу элекке елдагыдан 387 башка күбрәк.
Безгә нәселле малларга игътибарны нык арттырасы бар. Аларның торышы нәсел стандартлары таләпләренә ярашлы булырга тиеш. Барлык документларны тәртипкә китерергә кирәк. Нәселле малларны саклап калу, ишәйтү – ул терлекчелек тармагының нигезе, киләчәге.
Җаваплы чор – малларны кышлатуны тәмамлау һәм җәйге көтүлектә йөртү вакыты якынлаша. Шушы уңайдан барлык көтүлекләрне тикшереп чыгарга һәм тиешле санитар нормаларга яраклаштырырга кирәк. Җәйге лагерьларда сөт саву җиһазларын барлап-тикшереп чыгарга һәм аларның нормаль эшләвен тәэмин итәргә, малларны эчәр су белән тәэмин итәргә – бу эшләр бүгенге кичектергесез бурычлар булып тора. Шулай ук җәйге терлекчелек бүлмәләре әзерләү, тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырырга кирәк. Күчү чорында терлекчелек продукциясе җитештерүне киметергә тиеш түгелбез. Булган мал азыгын саклауны тәэмин итү мотлак.
Чыгыш ясаучы терлекчелек тармагына кагылышлы башка мәсьәләләргә дә тукталды. Аннары район ветстанциясе начальнигы Радмир Ямалиев малларны җәйге шартларда асрауга күчерү, хезмәтне саклау, хәвефсезлек буенча баш инженер Рәсим Хаков эш вакытында хәвефсезлек чаралары күрү, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү, бу өлкәләрдә куелган таләпләр турында сөйләделәр. Хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев, сөйләшүгә йомгак ясап, се-
минар-киңәшмәдә әйтелгән мәсьәлә-ләр, хәл ителәсе проблемалар буенча уй-фикерләрен җиткерде, тәкъдимнәрен әйтте, тәгаен бурычлар куйды. Семинар-киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов катнашты.
Соңыннан агымдагы елның өч аена йомгак ясалды. Бу чорда терлекчелек тармагында югары эш нәтиҗәләренә ирешкән хезмәт коллективлары, аерым терлекчеләр Дипломнар, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Ригат Нурый улы аларны тапшырганда бүләккә лаек булучыларга хезмәттә яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Рәшит Вахитов.