Четверг, 02.05.2024, 10:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 12 » Безнекеләр – финалда!
07:25
Безнекеләр – финалда!
Республика авыл яшьләре арасында спорт уеннары үткәрү матур традициягә әверелде. Быелгы спорт уеннары егерме беренче тапкыр уза. 9 һәм 10 февраль көннәрендә өченче зонада катнашучы шайбалы хоккей командалары Чакмагышта беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең хоккей тартмаларында көч сынаштылар. Очрашуда безнең районнан "Строитель”, Бакалы, Илеш, Краснокама, Кушнаренко һәм Шаран районнарының җыелма командалары катнашты. Бер үк вакытта әлеге бәйгеләр Әфганстанда интернациональ бурычны үтәгән вакытта батырларча һәлак булган һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Чакмагыш егете Рифгать Рәис улы Гәрәев истәлегенә дә үткәрелде. Тәүдә спорт ярышларын ачу тантанасы үткәрелде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Гимннары яңгыраганнан һәм ярыш флагы күтәрелгәннән соң, спортчыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов тәбрикләде, хоккейчыларга уңышлар теләде. [ Муниципаль район хакимиятенең физкультура һәм спорт комитетының әйдәүче белгече Рим Хуҗин да сәламәт яшәү рәвешен үзләренең тормыш девизы итеп сайлаган яшьләрне яңа җиңүләргә әйдәде.
Очрашуларның һәркайсы киеренке барды, һәр команда җиңү өчен бөтен көчен салды. Шулай да әлеге алты команда арасында безнең хоккейчыларга тиңләшүчеләр табылмады. Һәр уенда алар зур осталык күрсәттеләр, көчле һөҗүм иттеләр һәм көндәшләрен зур исәп белән җиңүгә ирештеләр. Әлеге уеннарда курку белмәс егетләребез көярмәннәрнең көчле алкышларына, мактау сүзләренә лаек булдылар. Шулай итеп, безнең районның "Строитель” командасы ышанычлы рәвештә беренче урынны алып, бу төркемнән финалга чыкты. Бакалы хоккейчылары – икенче, Краснокама командасы – өченче, кушнаренколылар – дүртенче, шаранлылар – бишенче, илешлеләр алтынчы урынны алды. Безнең команда зона ярышларында җиңгән өчен Диплом һәм Рифгать Гәрәев призына бәйгеләрдә беренче урынны алган өчен кубок һәм алтын медаль белән бүләкләнде. Айдар Камалетдиновка "Иң яхшы һөҗүм итүче” исеме бирелде, аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Краснокама командасы хоккейчысы Станислав Валетов "Иң яхшы капкачы”, Бакалыдан Сергей Скрякин "Иң яхшы сакчы” исемнәренә лаек булды. Алар да Диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Республикадагы барлык җиде зонада да хоккей уеннары тәмамлангач, финал ярышлары 21-24 февральдә Чакмагышта узачак, иң көчле сигез команда очрашачак. Әйдәгез, Чакмагыш егетләренә – оста хоккейчыларыбызга бу ярышларда уңышлар телик.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 683 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск