Воскресенье, 05.05.2024, 23:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 30 » Бездә нинди хәлләр бар?
07:09
Бездә нинди хәлләр бар?
Былтыр, 2011 елда, районыбызда 380 сабый дөньяга килде, шуларның 212се – малайлар, 168е – кыз балалар. Алдагы 2010 ел күрсәткечләреннән 6 процентка кимрәк булды туым. Яңа туган сабыйларның 45 проценты – гаиләдә беренче бала, 33 проценты – икенче, 16 проценты – өченче, 3 проценты – дүртенче һәм тәртип буенча артабангы нарасыйлар. Өч игезәк дөньяга килү дә шатлык өстенә шатлык булып тора. Былтыргы күрсәткечләр шуны күрсәтте: хәзер балалар гражданлык никахыннан да күбрәк туа башлады – 35 ир-ат үзләрен әти дип таныттылар.
Узган ел эчендә 323 пар никахка керде, бу 2010 елдагыдан 77 парга артыграк. Туйлар күпчелектә җәй айларында үтте – бу чорда 158 никах теркәлде. Шул ук вакытта алдынгыларның саны да 20 процентка арта төшүе борчылу тудыра – былтыр 110 гаилә таркалды. Аерылышучыларның 40 проценты чамасын бер елдан биш елгача бергә яшәгән ир һәм хатыннар тәшкил итүе яшьләребезнең гаилә кыйммәтләренә җиңелчә каравын дәлилли.
Соңгы елларда кимүгә таба баруы күрелсә дә, үлүчеләр саны да шактый зур булып кала әле. Ел саен районда 500ләп кеше дөньядан китә. 2011 елда 521 кеше вафат булды, шулардан 274е – ир-атлар, 247се – хатын-кызлар. Башлыча чирләр һәм бәхетсезлек очракларыннан үлүчеләр күп. 2011  елда 30 кеше агуланып һәм фаҗигале очракларга тарып үлде, 27 кеше үз-үзенә кул салды. 
12 кеше, әти-әнисе кушканны ошатмыйча, исемнәрен үзгәртте.
Фирая Хуҗина,
гражданлык хәле актларын язу (ЗАГС) бүлеге мөдире.

Просмотров: 561 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск