Суббота, 04.05.2024, 02:29

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 23 » Берәү дә игътибарсыз калдырылмасын
13:33
Берәү дә игътибарсыз калдырылмасын
Дәүләт сәясәтенең халыкны социаль яклау өлкәсендә иң төп юнәлешләренең берсе – төрле сәбәпләр аркасында дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган, аз тәэмин ителгән аерым категория гражданнарның матди хәлен яхшырту. Бу категориягә күп балалы гаиләләр, инвалидлар, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр карый. 2012 елның ун аенда хезмәт һәм халыкны социаль яклау сәясәтен гамәлгә ашыру максатында 63,4 миллион сум акча бүленгән. Федераль һәм республика законнарына ярашлы, халыкны социаль яклау чаралары адресатларына үз вакытында һәм тулы күләмдә җиткерелде.
Башкортстан Республикасында социаль сәясәтнең төп билгеләнеше  гаиләгә, ата-аналарга һәм балаларга дәүләт ярдәме күрсәтү булды һәм бу шулай булып кала да. 
Бала тәрбияләүче гаиләләрнең матди хәлен яхшырту максатында 2012 елның 1 гыйнварыннан кайбер төр социаль түләүләрнең күләме 6 процентка арттырылды. Бу исемлеккә 1,5 яшькәчә бала тәрбияләгән өчен, бала тугач бер тапкыр түләнә торган, хәрби хезмәттә булган солдатларның хатыннарына түләнә торган, балаларга ай саен түләнә торган пособие керә. Ә инде инвалид балаларны караган өчен бирелгән акча күләме 6,5 процентка арттырылды. Бу түләүләрне аткару өчен 22,4 миллион сум акча тотынылды. Шул исәптән авыл җирендә яшәүче, күп балалы, инвалид бала караучы, 16-18 яшькәчә балаларга түләнә торган айлык өстәмә түләүләр (2029 адресат) 7 миллион сум күләмендә түләнде. 
295 күп балалы гаиләгә торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 1,8 миллион сум күләмендә айлык акчалата компенсация бүленде. Күп балалы гаиләдә үскән 10 укучы юлда бушка йөрү хокукыннан файдаланды (11,6 мең сум). 20 инвалид бала Бакалы районында урнашкан балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәгендә сәламәтлеген ныгытып кайтты.
Республика Президенты Указына ярашлы, 50 хатын-кыз "Ана даны” медале белән бүләкләнде, аларның 4се бу югары бүләккә быел лаек булды. 2012 елның гыйнварыннан аз тәэмин ителгән гражданнарга түләнә торган пособие күләме 125 сумнан 132,5 сумгача күтәрелде. Социаль түләүләрне алучыларның 90 процентка якыны – күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар. Бу акча  аз тәэмин ителгән 410 гражданга 1,6 миллион сум күләмендә бүленгән. Шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган урта һәм югары һөнәри уку йортларында белем алучы 28 укучыга диетик туклануга 57,3 мең сум акча бирелде. Башкортстан Республикасы законнарына ярашлы, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга акчалата ярдәм күрсәтелә. Шушы матди ярдәм 380,5 мең сум күләмендә 133 кешегә күрсәтелде.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2012 елның 25 июлендәге 254 санлы карарына ярашлы, гаиләдә берьюлы ике яки өч бала туган очракта һәм аның һәр әгъзасының уртача айлык керем күләме икеләтә яшәү минимумына тулмаганда түләнә торган айлык балалар пособиесе (21000   сум) райондагы 5 гаиләгә түләнде. Түләүләр һәр балага 500 сум күләмендә бүленде.
Форсаттан файдаланып, райондагы барлык әниләрне, оныклар тәрбияләүче апаларны якынлашып килгән Әниләр көне белән тәбриклим. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, балалар-оныклар кадер-хөрмәтендә, аларның шатлыклы хәбәрләрен генә ишетеп, җан тынычлыгында озын-озак гомер кичерүегезне телим.
Эльвира Шәймөхәммәтова,
хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәлегенең 
Чакмагыш бүлекчәсе җитәкчесе.


Просмотров: 759 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск