Пятница, 03.05.2024, 19:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 4 » Батырлык үрнәге
10:28
Батырлык үрнәге
4 октябрь – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы көне
Иртәгә илебездә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы көне билгеләнә. Гражданнар оборонасының тормышыбызда тоткан роле элеккечә бәһалап беткесез. Ул тыныч тормышта һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында халкыбызның иминлеген саклауда гаять зур роль уйный. Бер үк вакытта матди һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау бурычын да үти.
Табигать казалары да, техноген характердагы аварияләр кебек, кешеләр гомеренә даими рәвештә куркыныч янап тора һәм зур күләмдә матди зыян китерә. Быел җәй илебезнең Ерак Көнчыгыш өлешендә башланган табигать казасы  нәтиҗәләре — шуның мисалы. Амур елгасы ташудан елга буенда зур мәйданда урнашкан Хабаровск, Амурдагы Комсомольск кебек эре шәһәрләрне, йөзләгән авыллар һәм поселокларны кинәт су басты. Елга кайбер урында 9 метрдан артык күтәрелде. Мондый хәлнең булганын өлкән буын кешеләре хәтерләми. Су баскан районнардан халыкны эвакуацияләүгә, авария-коткару эшләренә коткаручылар, Русия Кораллы Көчләренең хәрби подразделениеләре ярдәмгә килде. Шулай ук стихияне авызлыклау өчен илнең төрле төбәклә-реннән кешеләр үз теләге белән яр-дәмгә ашыкты. Алар арасында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәлеге хезмәткәрләре дә бар иде. Коткаручыларыбыз каза күрүчеләргә ярдәм итү бурычын уңышлы үтәгәннән соң шушы көннәрдә Башкортстанга исән-сау әйләнеп кайттылар.
Котырынган Амур елгасын тыю, су басудан халыкка китергән зыянны киметү өчен кешеләр зур батырлыклар күрсәттеләр. Амурдагы Комсомольск шәһәрендә, мәсәлән, меңләгән кеше һәм техника ярдәмендә Мылкин дамбасын саклап калдылар, аны тиз арада ком тутырылган капчыклар һәм башка корылмалар белән кул көче һәм техника ярдәмендә дамбаны күтәреп, көчле шторм ва-кытында шәһәрне су басудан саклап калдылар. "Коткаручылар баскан килеш үзләренең күкрәкләре, тәне белән суны каплап, дамбаны саклап алып калдылар”, – диде андагы кешеләрнең каһарманлыгы турында МЧС башлыгы В.Пучков.
Су басудан килгән зыянның күләмен исәпләү дәвам итә. Күпчелек торак йортлар яшәүгә яраксыз дип табылган. Юллар, күперләр җимерелде, бихисап социаль объектлар файдалануга яраксыз. Каза күрүчеләргә дәүләт тарафыннан матди ярдәм күрсәтелә. Әмма ул гына җитми. Тиздән кыш җитә, ә бернәрсәсез торып калган, яшәр урыны булмаган гаиләләр бик күп. Зур каза күрүче ватандашларыбызга бөтен ил халкы ярдәмгә килде. 29 сентябрьдә Үзәк телевидениенең Беренче каналы тарафыннан үткәрелгән телемарофон вакытында миллионлаган кеше махсус исәпкә акча күчерде. Акча җыю, ярдәм күрсәтү акцияләре дәвам итә. Амур өлкәсендә, шулай ук республикабызның Габҗәлил районында су басудан каза күргән һәм авыр хәлдә калган гражданнарга матди ярдәм күрсәтү максатында районыбызда хәйрия акциясе үткәреләчәге хакында хәбәр иткән идек инде. Муниципаль район хакимияте карары белән урындагы финанс идарәлегенә гражданнардан, оешма-предприятиеләрдән, учрежде-ниеләрдән һәм хуҗалыклардан хез-мәткәрләрнең бер көнлек хезмәт хаклары күләмендә ирекле хәйрия иганәләре рәвешендә кертелүче акчаны туплауны һәм аның максатлы тотынылуын, адресатларга үзвакытында тапшырылуын оештыру йөкләтелде.
Мондый хәйрия акцияләрендә катнашу – һәрберебезнең изге бурычы, намус эше. Бәла агач башыннан түгел, ә кеше башыннан йөри, дигән бик тә фәһемле әйтем бар халыкта. Чыннан да, бәла-каза бездән сорап килми, табигать казасы беркемне дә аямый. Без, авырлык килгәндә бердәмлек күрсәтеп, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшәсәк, тормыш китергән сынауларны да бергәләп җиңелрәк кичерербез. Кыен чакта бер-берегезгә ныклы терәк-таяныч булсак, авыр хәлдә калганнарга яшәве җиңелрәк, якты киләчәккә өмет-ышанычы артыр иде. Ә авырлык килгәндә үзвакытында күрсәтелгән ярдәм бервакытта да онытылмый ул. 
Сүземне гражданнар оборонасыннан башлаган идем. Гражданнар оборонасы (узган елның 4 октябрендә илдә аның оештырылуына 80 ел тулды) күрүебезчә, гомумдәүләт оборона чараларының мөһим өлеше булуыннан тыш, хәзерге шартларда яңа бурычлар үти. Ул халыкны һәм биләмәне хәрби вакытта гына түгел, ә тыныч чорда да гадәттән тыш хәлләрдән саклау, кешеләрнең имин тормышын тәэмин итү бурычын  гамәлгә 
ашыра. Батырлар, кыюлар токымыннан алар – нинди генә авыр чакта да безгә беренче булып ярдәмгә килүче, һәрчак утка-суга керергә әзер торучы коткаручылар. Без сезнең белән горурланабыз, ышанычлы терәк-таянычыбыз булганыгыз өчен хөрмәт итәбез. Тынгысыз һәм җаваплы, барыбыз өчен дә кирәкле хезмәтне башкаручы изге һөнәр ияләрен – коткаручыларыбыз ны гражданнар оборонасы көне белән чын күңелдән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телибез.

Рәшит Вахитов.

Просмотров: 1111 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск