Четверг, 02.05.2024, 05:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 18 » Батыр якташларыбыз белән
08:04
Батыр якташларыбыз белән
Әфганстанда һәм Чечнядагы гарасат давылы безнең якларга да кагылмый үтми. Рапат авыл Советы авыл биләмәсеннән киткән 17 егетебезне язмыш шундый авыр сынауларга дучар итә. Уналтысына төрле тән җәрәхәтләре алып, имгәнеп булса да кире әйләнеп кайту бәхете тия. Ә менә алар белән киткән авылдашыбыз Исмәгыйль Сәләхетдиновка андый бәхет елмаймый. Кече сержант званиесендә Әфганстанда танкист-наводчик булып хезмәт иткән баһадир авылдашыбыз явыз дошман белән каты бәрелешләрнең берсендә минага эләгә, госпитальгә озатыла. Аннан терелеп чыккач, кабат үз частена, хезмәттәшләре янына җибәрүне сорый. Исмәгыйль үзендә яңадан кара көчләргә каршы торырлык куәт таба. Әмма коточкыч алышларның берсендә авылдашыбыз батырларча һәлак була. Үлгәннән соң "Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Әлеге көндә Рапат авыл Советы авыл биләмәсендә дүрт интернационалист-яугир яши.
 Рапаттан Фәнзил Батыров, Фидус Сәлахов, Хәйдәр Зиннәтуллин, Яңа Биккенәдән минем әтием Илшат Кинзин алар. Һәркайсы тыныч тормышта үз урынын тапкан. Гаилә корып балалар үстерәләр.
Рапат мәктәбе укучылары һәрвакыт элекке яугирләр белән тыгыз элемтәдә тора. Алар хөрмәтенә, мәктәп музеенда стенд ясалды. 9 май, 15 февраль көннәрендә, Әфганстаннан исән-сау кайткан яугирләр белән бергәләп, Исмәгыйль Сәләхетдинов каберенә чәчәкләр салалар.
Әтием – Илшат Кинзинга хәрби бурычын 1985-1987 елларда Фәйзабад һәм Кондыз шәһәрләре янында үтәргә туры килә. Ул төрле сугышчан операцияләрдә катнаша. БТРда часть командирын йөртә. Хәрби хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнә. Әбиемә Ватан өчен яхшы ул, үрнәкле солдат үстергәне өчен командирыннан Рәхмәт хаты да килә. Ә 1987 елның маенда исән-сау туган авылы Яңа Биккенәгә кайта. Ул 25 ел колхозда механизатор булып эшләде, әлеге вакытта терлекчелек фермасында сыер малларын ясалма орлыкландыру технигы булып эшли. Әтием еш кына Әфганстан вакыйгаларын, хезмәттәшләрен хәтеренә төшерә.  Әфган сугышының янә бер яугире Фидус Хәмит улы Сәлахов бик булдыклы, уңган кеше. Аның укучылар белән бергәләп эшләгән ишекләре иң алдынгы фирмалар җитештергәннән һич калышмый.
Бүгенге көндә авылда гаилә корып матур яшәгән Хәйдәр Зиннәтуллин да яшьләргә үрнәк. Ул МТСта шофер-экспедитор булып эшли, аңа кадәр «К.Маркс» исемендәге кооператив шоферы иде. Тормыш юлдашы, укытучы Гөлнара апа белән ике бала тәрбиялиләр.
Рим абый Нуркаев – Кызыл Йолдыз ордены ковалеры, Уфада гомер кичерә.
Һәр елны 15 февраль көнне Исмәгыйль Сәләхетдиновны үзебез-нең арада итеп хис итәбез. Укучылар матур итеп венок ясый. Ул көн буе коридорның иң түрендә батыр яугирнең фотолары белән беррәттән тора. Ә аннан соң каберенә гөлләмә куела, аның хөрмәтенә бер минутлык тынлык урнаша.
Ватан, Әфган, Чечен сугышларында катнашкан якташларыбыз турында мәктәп музеенда материаллар күп. Аларның һәркайсы турында мәгълүматлар язып куелган.
Авылдашларыбыз Рим Нуркаев һәм Ринат Зәйнуллин хәрби хезмәткә бергә алына. Аларны нибары 14 чакрым ара аерып тора. Бу ике дусның туйлары да бер-бер артлы гына була.
Гармунчылары — интернациональ бурычын үтәп кайткан Иске Биккенә егете Әдип Галин булган. Ә туйда Исмәгыйль Сәләхетдинов хөрмәтенә дә буш урындык куела.
Рим Нуркаев 21 тапкыр сугышчан операцияләрдә катнашкан. Кы-
зыл Йолдыз ордены, берничә хәрби медаль белән бүләкләнгән. Ул Исмәгыйль абый белән көтмәгәндә (сугышчан операция вакытында) очрашкан. Рим абый шырпы сорарга чыккач, аңа Башкортстаннан бер егет барлыгын әйтәләр. Очрашып, иртәнге бишкә кадәр сөйләшәләр. Ә иртән, 1987 елның 11 октябрендә Рим абый иптәшләре белән бронетранспортерда тарлавыкка кереп китә. Аннан юл Жабалүс-Сираж шәһәренә. Тарлавыкка узган юлда тау башында дошман десантчылары төркеме сагалый. Алар бер совет солдаты үтерелүен әйтәләр. Сугышчының гәүдәсен алып төшкәндә атыш башлана. БТР экипажы командирының кулы яралана. Рим абыйның уң аягына пуля тия. Бронетранспортерның тәгәрмәче ти-
шелсә дә, аягы яраланган авылдашыбыз Рим абый үзенә тапшырылган  техниканы билгеләнгән иңкүлеккә илтеп туктата. Аягына операция уңышлы үтә һәм ул яңадан хезмәтен дәвам итә. Мәктәп музеенда Рим абыйның чыгышы да язып куелган: "Онытылырлыкмы ул чаклар, эсселек бик югары булган Кабул шәһәре, Әфганстан авылларындагы хәерчелек, наданлык. Юл буйлап тезелгән балалар. Аларны кызганып, үзебезнең тәүлеклек паекны биреп китәбез. Авыллардагы духаннардан (магазиннар) азык сатып алмыйбыз. Алма яки виноградтан агуланып үлү очраклары булды. Пәрәнҗә ябынган хатын-кызлар. Әфганлыларның календаре да башкача иде. Мәсәлән, мин аның буенча 1364-1366 елларда хезмәт итәм булып чыга. Иң истә калганы минадан тазарту ротасындагы дуслыгыбыз. Бер-беренә ярдәмгә килү кебек күркәм сыйфатлар көчле иде. Әйтик, пулеметчы, молдаван егете Анатолий Павлович Броневчук, лейтенант Сергей Кислов, икенче пулеметчы Николай Металкинны гомергә онытасым юк. Безнең ротага соңрак килеп, эт ярдәмендә мина эзләгән Азат Хаҗин һәм Вафир Әхмәтхуҗин белән дә безне гомерлек сугышчан дуслык бәйләде”, – ди ул.
Хөрмәтле авылдашыбыз Фәвис абый Гайнетдинов Чечняда хезмәт иткән, үз бурычын намус белән үтәгән. Каты яраланып, әсирлеккә төшә. Аңа чечен халкы ярдәм итә. Әнисе Фәрзәнә апа, бер хәбәре дә булмагач, батырлык үрнәге күрсәтеп, үзен Чечнядан эзләп алып кайта.
Мәктәп музее истәлекләр, фотолар укучыларга җир йөзендә булган вакыйгаларны тулысынча аңларга ярдәм итә. Без батыр, курку белмәс якташларыбыз белән горурланабыз. Кабаттан мондый сугыш афәтләре кабынмасын, яшәгән җиребез, илебез тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын, сабыйлар бишектә тыныч йокласын.
Индира Кинзина,
БДАУның 4 курс талибәсе.
Рәсемдә: Кинзиннар гаиләсе.

Просмотров: 679 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск