Пятница, 03.05.2024, 23:40

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 7 » Басуда эшләр тәмамлану алдында
08:29
Басуда эшләр тәмамлану алдында
Көзге кыр эшләре барышы белән кызыксынып, "Үзәк” МТСының Хуҗин  исемендәге бүлекчәсенең шикәр чөгендере үстерелгән басуларына бардык. Көннең салкын торуына карамастан, егетләр ут уйнатып татлы тамыр җыялар иде. 
Чак соңламаганбыз, биредә соңгы гектарларда эшне тәмамлап киләләр. 
"Әле без 100 гектарлы басуда. Барлыгы 440 гектарда чөгендер үстердек. Техника көйле эшли, егетләр тырыш, бер атна эчендә эшне тәмамларга иде, һава торышы көйсезләнүе генә борчый, – диде безгә баш агроном Рамил Фәйзуллин, күктә куерган карлы-яңгырлы болытларга карап. – 160 гектарлы бу басудан һәр гектардан 370 центнер чөгендер җыеп алдык. Ташкалмаш авылы янындагы басу гектарыннан 350 центнер татлы тамыр бирде. "Үзәк” машина-технология станциясендә көч бар, әлегә безнең басуларда өч комбайн эшли. "Холмер” комбайннарында Илдар Закиров, Фидус Сәлимгәрәев, "Агрефак” та Рәфыйк Сәлимов, Галим Деникәев, Салават Нуркаев, Алик Макулов ал-ял белми хезмәт сала. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел хезмәтләндерү дә яхшы – техника чак кына көйсезләнсә дә, тиз арада аны төзекләндереп, сафка бастыралар. Татлы тамырны югалтуга юл куелмый. Һәр комбайн артыннан өчәр кеше чөгендерне җыя бара.” 
Уңыш Чишмә һәм Раевка эшкәртү заводларының кабул итү пунктларына озатыла. Бүгенге көндә 61 мең центнер уңыш тапшырылган. Басуда әлегә 20 мең центнер татлы тамыр ята. Казып алганнан соң чөгендер өемнәрдә озак ятмый, ташыла бара. Уңган водительләр Фларит Нурлыгаянов, Илһам Ризванов, Фәних Латыйпов, Фәвис Гәрәев,
 Шамил Бәдретдинов, Рөстәм Латыйпов, Денис Хәсәнов, 
Айдар Хәкимов чөгендерне басулардан ташый. 
Соңгы гектарларның уңышы җыелып бетеп килә. 
 Иң мөһиме – көннәр генә аяз торсын, ә хуҗалар биргән сүзен аяк астына салуга юл куймас.

                                                              
Лиана Ханмурзина. 

Просмотров: 626 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск