Пятница, 03.05.2024, 21:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 19 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унынчы утырышы
07:40
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унынчы утырышы
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль  районының өченче чакырылыш район Советының чираттагы унынчы утырышы 17 декабрьдә хакимият би-насының зур  утырышлар залында үтте. Аның эшендә, депутатлардан тыш, муниципаль район  хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты  Вадим Васильевич Соколов, хакимият башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең  бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар, предприятие-оешмалар, учреж-дениеләр җитәкчеләре, хокук тәртибен саклау органнары һәм  киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район  Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә  тикшерүгә  барлыгы  унтугыз мәсьәлә чыгарылды.
1.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы му-ниципаль районының Юл  фондын оештыру турында.
2.Агымдагы финанс елының  узган чорында Башкортстан  Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының финанс-икътисадый  үсешенең беренче һәм ел  ахырынача көтелгән йомгаклары турында.
3.2014 елга һәм 2016 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында.
4.2014 елга һәм 2015 белән 2016 елларның  план-лаштырылган чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджеты турында.
5.2013 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджетына  төгәллек кертү турында.
6.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Бәшир  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
7. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Имәнлекул  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
8. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Калмашбаш  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
9. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Яңа Балтач  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
10. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Яңа Коты  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
11. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Рапат  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
12. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Рәҗәп  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
13. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Иске Калмаш  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
14. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Тайняш  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
15. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Тозлыкуш  авыл Советы авыл  билә-мәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
16. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Үрнәк  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
17. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Чакмагыш  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны  Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
18. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы Юмаш  авыл Советы авыл  биләмәсенең урындагы  үзидарәлек органнары арасында авыл  биләмәсе  вәкаләтләренең аерым  өлешен тормышка  ашыруны Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының  урындагы үзидарәлек органына тапшыру  турындагы килешүне раслау турында.
19. 2014 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының эшчәнлеге планы турында.
Беренче мәсьәләнең асылын депутатлар игътибарына муниципаль район хакимиятенең муниципаль җир күзәтчелеге буенча бүлегенең төп белгече Раушан Зөлфәт улы Зиннәтуллин тәфсилле аңлатма белән җиткерде. Районыбыз инфраструктурасы өчен әһәмияте, һичшиксез, зур булачак Юл фондын оештыру мөһимлеген депутатлар бертавыштан хуплады һәм карар кабул итүдә дә фикер аермалыклары булмады.
Чираттагы ике мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары – икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев сүз алды һәм зур канәгатьлек хисе белән узып баручы финанс елының узган чорда хәтта фаразланылганнан да артыграк күрсәткечләр белән үтәлүе, шулай ук ел йомгакларының да көтелгәнчә яхшы булачагы турында сөйләп үтте. Киләсе елга һәм 2016 елга кадәрге планлаштырылган чорга да төпле нигезле, шул рәвешле үтәләчәге икеләнү тудырмаслык социаль-икътисадый үсеш фаразларын да депутатлар бердәм кабул итте. Артабангы ике мәсьәләнең асылын депутатлар карамагына муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов җиткерде. 2014 елга һәм 2015 белән 2016 елларның планлаштырылган чорына муниципаль район бюджеты турындагы карар проекты күмәк халык катнашлыгында тикшерелде, шулай ук Совет президиумы утырышында да каралды. Кабул ителәсе бюджетның төп положениеләре белән җентекле таныштырып, Равил Хәмит улы аның төпле дәлилләнелгән булуын билгеләде һәм киләчәктә дә районыбыз үсешен тәэмин итәчәгенә инандыра алды. Әлеге мәсьәлә буенча да карар бердәм кабул ителде. Артабан ул быелгы бюджетның чыгымнар өлешенә төгәллек кертү мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Аныклап билгеләнелгән һәм шулай ук районыбыз, анда яшәүчеләрнең иминлеге хакына тотынылган акча да бердәм хупланды. Алтынчы-унсигезенче мәсьәләләр моңача авыл Советлары авыл биләмәләре хәл иткән аерым вәкаләтләрне муниципаль район хакимиятенә тапшыру турында булды. Алар буенча да депутатлар бердәм эш итте һәм тулысынча хуплады. Шушы һәм көн тәртибенә куелган соңгы – муниципаль район Советының киләсе елга эшчәнлеге планы турындагы мәсьәләләрне депутатлар хөкеменә муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов тәкъдим итте.
Көн тәртибенә чыгарылган барлык мәсьәләләр дә каралып бетеп, депутатлар карарлары белән ныгытылганнан соң, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов йомгаклау сүзе белән чыкты. Барлык депутатларга һәм, форсаттан файдаланып, биредә булган һәммә җитәкчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә дә бергә-бергә алга куелган бурычларны хәл итүдә эшлекле хезмәттәшлек, яңа хезмәт уңышлары теләде.

Просмотров: 654 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск