Пятница, 03.05.2024, 22:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 2 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының тугызынчы утырышы
09:54
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының тугызынчы утырышы
Кичә, 29 ноябрьдә, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының тугызынчы утырышы үткәрелде. Аның эшендә муниципаль район Советы депутатлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Утырышны үткәрү өчен эшче органнар оештырылганнан соң көн тәртибенә чыгарылган түбәндәге дүрт  мөһим мәсьәләне тикшерүгә күчтеләр:
1. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, шәхси эшкуарлар өчен аерым эш төрләренә билгеләнгән керемгә бердәм салым буенча (по единому налогу на вмененный доход) база керемнәренең К2 төзәтмә коэффициентын билгеләү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының бюджетына предприятиеләр тарафыннан салым һәм башка мәҗбүри түләүләрне түләгәннән соң калган түләүләрне күчерү тәртибе, күләме һәм вакыты турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2013 елның 18 сентябрендә кабул ителгән "Башкортстан Республикасы муниципаль район Советы карарларын гамәлдән чыгару турында”гы 117 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Советының 2012 елның 12 мартында кабул ителгән "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы биләмәсендә оештырылган Башкортстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре тарафыннан оештырылган социаль юнәлештә эшләүче коммерция булмаган оешмаларга җир участокларын бушлай бирү тәртибен раслау турында”гы 332 санлы карарын гамәлдән чыгару турында (соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып). 
Утырышның көн тәртибенә куелган беренче һәм икенче мәсьәләләр буенча муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – муниципаль хакимиятнең финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов чыгыш ясады.
Өченче мәсьәлә буенча муниципаль район Советы рәисе Салават Гыйззәтуллин аңлатма бирде.
Дүртенче мәсьәлә буенча муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсановка сүз бирелде.
Депутатлар көн тәртибендә тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча да бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

Просмотров: 657 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск