Муниципаль район хакимияте башлыгы карарына ярашлы, агымдагы елның 25 февралендә районыбызның авыл биләмәләрендә "Русия чаңгы юлы – 2012” күмәк чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Бу бәйге ХХ ачык Бөтенрусия күмәк чаңгы ярышларын үткәрү кысаларында оештырыла. Карарда шушы күмәк чарага әзерлек, ярышта җиңүчеләрне бүләкләү, кайнар чәй оештыру, бәйге урыннарын билгеләү, чаңгы трассаларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча да конкрет бурычлар куела. Мөдәрис Гафаров.
|