–Былтыр район мәктәпләре базасында оештырылган көндезге ял лагерьларында 850
бала ял иткән иде. Быел исә 6дан 14 яшькәчә 1000 укучы ял итеп, сәламәтлеген ныгытыр, дип көзаллыйбыз. 6
июньнән 18 мәктәп лагере эшчәнлеген
башлаячак. Алар смена ачылуга тулысынча әзер. Ашханәләр Русия кулланучылар күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан
тикшерелде, тиешле документлар булдырылды. Махсус белгеч-технолог белән берлектә яхшы
балансланган, витаминлы җиләк-җимеш сутлары белән баетылган меню төзелеп,
кулланучылар күзәтчелеге инспекциясендә расланды.
Укытучы-вожатыйлар коллективы тарафыннан кызыклы уку hәм ял программалары әзерләнеп, эксперт бәяләмәсе алынды. Смена 21 көн дәвам итәчәк. Бу максатка республика бюджетыннан 1 миллион 500 мең сум акча бүленде.
Хәзер инде үзебездә генә түгел, тирә-як районнарда да танылу алган "Чайка” җәйге ял лагере 11 июньдә үз ишекләрен ачачак. Бүгенге
көндә биредә ремонт эшләре төгәлләнү алдында. Район җирлегендә урнашкан
оешма-учреждениеләрдән бик күп
заявкалар алынды. Әлеге вакытта
120 урынга 111 заявка кабул ителгән дә инде. Аларның
53е – бюджет оешмаларыннан, 40ы – социаль яклау бүлегеннән (унысы –
опекага алынган, утызы – аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар өчен),
46сы – башка учреждениеләрдән кабул ителде. Моннан тыш, Чишмә районында яшәүче 10 баланың ата-анасы да нәкъ менә безнең район лагеренә путевка алырга теләвен белдерде.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтә артык булмас, дип уйлыйм:
башкалардан аермалы буларак, безнең
районда балалар лагерьларының
hәм аларның
ял төрләренең саны кыскартылмады
гына түгел, ә, киресенчә, тагын да төрләндерелеп, арттырылды, анда ял итүче укучылар саны да елдан-ел ишәя генә. Бу мәсьәләдә район җитәкчелегенең
матди ярдәме аеруча сизерелек көчле булды. Шушы хәстәрлеккә җавап итеп, балаларыбызның җәе дә файдалы, күңелле итеп үтәр, төрле тәртипсезлекләр, җинаять кылуларга вакытлары да, теләкләре дә калмас, дип ышабыз.
|