Пятница, 03.05.2024, 22:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 1 » Балаларны наркотиклардан саклагыз!
08:13
Балаларны наркотиклардан саклагыз!
Балаларыбызны наркотиклардан берүк саклыйк! Алар заман афәтенә бик тиз бирешәләр, өлкәннәрнең аз гына игътибарсызлыгы да зур бәлага китерүе ихтимал. Наркотиклар  куллануга каршы күп төрле тәрбияви чаралар күрелә. Шул исәптән мәгълүмати чаралар аша да кешегә тәэсир итү юллары киң кулланыла. Әгәр өйдә ата-ана сүзе, телевизор, радио, гәзит-журналлар, интернет челтәре, андагы махсус  сайт зур йогынты ясаса, урамда торак йортларда, биналарда, коймаларда урнаштырылган социаль реклама – баннерлар да зур тәэсир итү көченә ия. Безнең районда андый баннерлар "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында, Чакмагыш балалар спорт  мәктәбендә һәм ДОСААФ оешмалары урнашкан биналар да куелган. Шулай ук район хакимиятенең яшьләр комитеты тарафыннан оештырылган чараларда, бәйрәмнәрдә ул күренә торган урынга урнаштырыла.
Әгәр син кайда наркотиклар сатылуын беләсең икән, бу хакта шунда ук 250-20-30 телефоны аша Русия Федерациясе Федераль хезмәтенең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенә хәбәр ит. Бу ышаныч телефонына шалтырату бушлай, конфиденциальлелек гарантияләнә.
Светлана Шакирова, 
наркотикларга каршы көрәш буенча
 район комиссиясе сәркатибе. 

Просмотров: 701 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск