Пятница, 03.05.2024, 18:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 9 » Балалар иминлеге – беренче планда
08:27
Балалар иминлеге – беренче планда
Хәбәр ителүенчә, агымдагы елның 4 сентябреннән районда гражданнарны саклау буенча айлык башланган иде, ул 4 октябрьдә Гражданнар оборонасы көнендә тәмамланды. Шушы уңайдан хәбәрчебез район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиевага мөрәҗәгать итеп, айлык чорында уку йортларында нинди чаралар үткәрелүе белән кызыксынды.
– Мәгариф бүлегендә һәм районның барлык гомум белем бирү учреждениеләрендә гражданнарны саклау айлыгын үткәрү буенча план төзүдән башладык эшне, – диде Мәнзүрә Җәүдәт кызы. – Айлык кысаларында сентябрь-октябрь айларында балалар белән хәвефсез яшәү культурасы мәсьәләләре буенча занятиеләр оештырылды. Шулай ук янгын чыкканда, аварияләр, гадәттән тыш хәлләр булган һәм террористик актлар янаган очракларда ничек дөрес эш итә белергә өйрәнү буенча күнекмәләр үткәрелде. Анда хәвефсез тормыш нигезләре укытучылары, мәктәпләрнең укытучылар коллективы, янгын часте, газ хезмәте һәм полиция хезмәткәрләре җәлеп ителде.
Мәгариф бүлеге тарафыннан районның барлык мәктәпләренә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәлеге җибәргән террорчылык актлары янаган һәм булган очракта анык эш итү турындагы язмалар (памятка) таратылды. Айлык чорында мәгариф учреждениеләрендә янгынга каршы хәбәр итү системасы, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителү тикшерелде, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр стендлары яңартылды. Хәвефсез тормыш нигезләре дәресләрендә "Гражданнар оборонасы” темасы буенча занятиеләр үткәрелде. Уку-матди базаны камилләштерү буенча да эш алып барылды.
Гомуммәктәп линейкаларында укучылар белән мәктәптә, көнкүрештә һәм табигатьтә янгын хәвефсезлеге, беренче янгын сүндерү чаралары, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту, беренче медицина ярдәме күрсәтү темалары буенча әңгәмәләр үткәрелде. Моннан тыш, барлык мәктәпләрдә дә янгын сүндергечләрне файдалану, противогаз кию һәм тын алу органнарын саклау чараларын әзерләү буенча практик занятиеләр уздырылды. Шулай ук гражданнар оборонасы оештырылуның 80 еллыгына багышлап һәм хәрби-һава көчләренең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан хәрби-спорт уеннары, викториналар, эстафеталар һәм конкурслар үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү, кеше экстремаль шартларда, ут — дус, ут-дошман, янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту, дөрес  эш итә белү, су объектларында хәвефсезлек кагыйдәләре һәм башка темалар буенча класс сәгатьләре үткәрелде.
Агымдагы елның 18 октябрендә Тозлыкуш гомум урта белем бирү мәктәбендә янгын хәвефсезлеге буенча күнекмә үткәрү планлаштырылды.

                                                                                                               Рәшит Вахитов язып алды. 
Просмотров: 751 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск