Узган ял көннәрендә республикада ун янгын теркәлгән, ике кеше һәлак булган, өч кеше җәрәхәтләнгән. Матди зыян күләме 1 миллион 512 мең сум чамасы тәшкил иткән. Фаҗигага китергән очраклар Туймазы һәм Авыргазы районнарында булган. Ә менә берничә көн элек күрше Бүздәк авылында чыккан янгында ике катлы агач йорт янып көл-күмергә әверелә. Шушы бәла-каза аркасында 41 кеше тораксыз калды. Арада күп балалы гаиләләр дә бар. Ут шулкадәр тиз таралган – кайбер кешеләр хәтта документларын, киемнәрен дә алып кала алмаган. Әлегә каза күрүчеләргә гомум торактан вакытлыча яшәү урыны бирелде, матди ярдәм оештырыла. Аларга тиз арада йортлар салу мәсьәләсе хәл ителә. Рәшит Вахитов.
|