Четверг, 02.05.2024, 12:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 5 » Бәхет кемгә елмайган?
07:55
Бәхет кемгә елмайган?
Ел саен редакция бинасына килеп, яки аның хезмәткәрләрендә район гәзитенә тоташ елга язылучылар арасында абунәчеләр лотереясы үткәрелгәне барыбызга да мәгълүм. Бар яңалыкларны укып, район тормышында кайнаган абунәчеләребезгә быел да  "Базы” компанияләр төркеме җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов ике бозау бүләк итте. Аларның бәхетле хуҗалары белән сезне дә таныштырып үтәбез. 
"Бер елны да район гәзитенә язылмый калганым юк, лотереядан миңа ел саен нинди дә булса вак-төяк әйбер чыга иде. Быел Зирена апа Бәдретдинова шалтыратып: "Сез бозау откансыз,” дигәч гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Зирена апа мине кибет
янында гына туктатып: "Соңга каласың бит инде, гәзиткә языл”, — дип бәхетле квитанцияне тутырткан иде. Хәзер мин аңа бик рәхмәтле. Гомумән, мин "Игенче”сез тора алмыйм. Аның аша бөтен район яңалыгын белеп була”, – дип шатлыгын уртаклашты безнең белән Асия Рафаэль кызы Гыймаева. Бүген ул дәүләт страховкалау бүлекчәсендә агент вазыйфасын башкара.
Икенче бозауга ия булучы –Тәвис Авзал улы Нуриев. Кызганычка каршы, без барганда ул өйдә юк иде. Тәвис абый
 һәрвакыттагыча эштә кайный – без аны район мәдәният сараенда таптык. Ул мәктәп балалары белән Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы”  әсәрен сәхнәгә кую белән мәшгуль иде. 
"Дөресен генә әйткәндә, мин бу лотереяга бик ышанып та бетми идем. Гадәттә, миңа лотереяда бик уңыш елмаеп бармый. Гәзиткә ел саен язылам, әмма бүләк чыкса ярар иде дип бер дә теләгәнем булмады. Бозау отканымны белгәч, тәүдә ышанмадым, шаярталар, дип уйладым. Ниһаять, минем кебек кешегә дә бозау чыгар икән!”
Тәвис абый Нуриев бүген Чакмагыш  гимназиясендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. "Биредә мин үземне таптым, театр жанрының никадәр кирәклеген аңладым. Балалар белән эшләү – үзе бер куаныч. Ә гәзиткә килгәндә, аның битләрендә мәдәният, авыл клублары турында материаллар күбрәк булсын иде”, — дип фикерләрен уртаклашты гомер буе сәхнә дип янып-көйгән Тәвис абый. 
Шулай итеп, дуслар, отыш чыкмаган кешегә дә бер чыга икән! Кемнәр район гәзитенә язылып өлгермәгән, әле дә соң түгел. Моның өчен редакция бинасына яки почта хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Лиана Ханмурзина.  


Просмотров: 576 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск