Район мәдәният йорты алдындагы мәйдан Яңа елга әзерлек уңаеннан быел да матур итеп бизәлде. Боз шәһәрчеге уртасындагы купшы чыршы, Кыш бабай һәм Карсылу, боз-кардан ясалган әкият геройлары сыннары сихри көч биреп, тирә-якны ямьләндереп тора. Яңа ел алдыннан Чакмагышта уздырылган пар атлар бәйгесе күркәм бәйрәм бизәкләренә тагын бер ямь өстәде. Күмәк хуҗалыклардан килгән пар атлар мәдәният йорты янындагы базар мәйданында җыелды. Махсус комиссия шуларның иң яхшыларын сайлап, урыннар билгеләде. Пар атларның тышкы төс-кыяфәтенә, чисталыгына, төсләр сайланышына, дагаларның дөрес кагылышына, чана-кибиткалар бизәлешенә һәм башкасына игътибар ителде. Берсеннән-берсе ныклы әзерлектә килгән бәйгечеләр арасыннан җиңүчене сайлап алу, әлбәттә, җиңел түгел иде.
|