Русия Саклык банкының Чакмагыш бүлекчәсе райондашларыбызны ихлас йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә һәм клиентлар мәнфәгатьләре өчен түбәндәге бәйрәм графигы белән эшләячәкләрен белдерә. Дүшәмбе, 31 декабрьдә, без сезне көндезге 13 сәгатькә кадәр теләп хезмәтләндерәчәкбез. 5 гыйнварда да төшке 13 сәгатькә кадәр барлык операцияләрне дә башкарачакбыз. Ә 8 гыйнвардан башлап район үзәгендә, 9ыннан – барлык авыл бүлекчәләрендә гадәти эш режимына күчәчәкбез. Райондашларыбыз һәм шулай ук күпьеллык партнерларыбыз өчен тагын бер сөенечле яңалык – "Магнит” магазины бинасында өстәмә банкомат эшли башлады, аның аша картадан акча алу гына түгел, төрле түләүләрне дә гамәлгә ашырырга мөмкин (хәтта карта булмаган хәлдә дә). Барыгызга да күтәренке кәеф телибез. Дамир Низамов, бүлекчә управляющие.
|