Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы! Башкортстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 23 еллыгы – Республика көне уңаеннан чын күңелдән котлавымны кабул итегез! Бу чын мәгънәсендә тарихи вакыйга Башкортстанның социаль тормышының барлык өлкәләрендә дә тотрыклы үсеш һәм динамикалы алга китешне, республиканың җәмгыять реформалары юллары буенча ышанычлы хәрәкәтен тәэмин итте, аның үсеш перспективаларын һәм өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Ныклы сәламәтлек, олы шәхсән бәхет, туган Башкорт-станыбыз һәм барлык Русия Федерациясенең чәчкә атуы хакына җимешле хезмәт итүегезне телим!
Ихтирам белән, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе К.Толкачев.
|