Суббота, 04.05.2024, 08:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 22 » Авылдашларымның ышанычын аклап…
07:06
Авылдашларымның ышанычын аклап…
Депутат һәм тормыш

              

Депутат булып сайлану үз иңеңә гаять дәрәҗәдә зур җаваплылык алу ул. Мин моны яхшы аңлыйм һәм үземә күрсәтелгән хөрмәт итеп кабул итеп авылдашларымның ышанычын акларга тырышам. Мәгълүм булуынча, быел әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Бу җәһәттән дә авылдашларым белән бергәләп игътибарга лаек эшләр башкарырга өлгердек. 
Апрель аенда өмә ясап зиратны тәртипкә  китергән идек инде. Сентябрьдә үткән өмәдә дә ике урам халкы актив катнашты. Йөрергә уңайлы итеп зур чүплек урыны (900 м) эшләтү чарасын күрдем. Бу эшне башкарып чыгуда Рәшит Нәфыйков, Фларит Нуриев, Габделфәт Нәфыйков, Фидрат Әминев, Илдус Зарипов аеруча активлык күрсәтте. Барлык авыл халкы хәзер чүпне шунда түгә, башка урыннарда чүплекләр бетерелде. Яңа Сөрмәт зиратында тимер капка куелды. Бу көннәрдә Яңа Сөрмәт, Иске Сөрмәт авыллары зиратларында янә өмәләр оештырдык. Чүп савытлары эшләп куелды. Чишмәләрне шулай ук чистартып торабыз. Әйләндереп алдык, чәчкәләр утырттык. Бу мөһим эшләрдә Вәсил Бәдретдинов, Илшат Нәбиуллин, Валерий Раянов, Владимир Юзефович, Ләйсән Бәдретдинова, Әфримә Фәткуллина, Рәшит Әхмәтҗанов актив катнашты.
Авыл хакимияте башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсендә дә мактап киттеләр. Кыскасы, депутат буларак авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртам, яшәү-көнкүрешләре күз алдымда, гозер-үтенечләрен игътибарсыз калдырмыйм. Әле Мәкмүнә Солтанова әбигә караучы куйдым, Чакмагышка алып барып рәсмиләштереп  кайттым. Газлары эшләмәсә дә, белгечләр чакыртам.
Һөнәрем буенча мин мәдәният хезмәткәре, Иске Сөрмәт мәдәният йортында директор булып эшлим. Авыл халкының ялын күңелле оештыру өчен мөмкин булганның һәммәсен аткарам. Туйларның истә калырлык үтүендә дә өлешебез бар. Татар йоласы буенча су юлын күрсәтәбез. Әминевлар туе да үзешчән сәнгать тәгәрәге әгъзалары катнашлыгында үтте. Киленне дә, кунакларны да җырлаттык, биеттек.
Бездә мәдәни тормыш гөрләп тора, дисәм арттыру булмас. Чараларны тамашачы кызыксынып-яратып кабул итәрлек итеп оештырырга омтылабыз. Сценарийлар язганда тәрбияви ролен игътибарда тотып эш итәм. Һәр чарага аерым папкалар булдырып, туплап барам. Фотостендлар эшләргә яратам, һәр килгән кеше кызыксынып карый.
Кыскасы, клублар эшчәнлеген ел әйләнәсенә нәтиҗәле алып барырга омтылам. Җәйге-көзге айларда гына байтак чара үткәрдек. "Су юлы” композициясе авыл халкы, чакырылган кунаклар өчен күркәм чара булды. Анда төп рольләрне Рәшит Нәфыйков (егет), Ләйсән Исхакова (кыз) башкарды.  Рәсимә Әминева, Алсу Әминева, Ләйсән Бәдретдинова чыгышлары шулай ук бәйрәм бизәге булды. Башка авылларда үткән чаралардан да читтә калмыйбыз. Яңа Балак авылында чишмә бәйрәмендә шулай ук актив катнашкан идек.
Һәр елдагыча, бу юлы да Өлкәннәр көнен зурлап үткәрдек. Тәүдә Рәҗәпкә – картлар йортына бардык. Рәҗәп мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә зур концерт күрсәттек, бик җылы каршыладылар. Яңа Бирде авылында бәйрәмгә 35 өлкән кеше җыелды, ераграк торганнарны машина белән үзем чыгып алып кире кайтарып куйдым. Күчтәнәчләрне Чакмагыш сөт заводы магазиныннан барып алып, урам буйлап таратып йөрдек.
Өлкәннәргә зур концерт күрсәттек. Илназ Солтанов, Руслан Миңнеханов, Алсу Әминева, Рузил Нәфыйков, Илзира Нуриева, Регина Сәхибгәрәева һәм "Шаяннар” түгәрәге әгъзалары башкарган җыр-биюләрне яратып кабул иттеләр. Рәмит Нәфыйков чыгышларны музыкаль яктан бизәде. Өлкәннәр үзләре дә җырлап-биеп күңел ачты. Рәгәнә Зарипова, Зоя Галимова яшьлек елларындагы җырларны ишеттерде. Республика көненә матур концерт күрсәттек, әле аналар көненә программа әзерлибез. Барлык чараларны Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Редик Хәмзә улы белән килешеп, берлектә эшлибез. Әйткәндәй, киң колач белән эшләрлек мөмкинлекләребез бар. Район мәдәният бүлеге мөдире Руслан Хәдис улы Фазлыев эшчәнлегебезне югары бәһалады, күптән түгел генә 15 мең сумлык җиһаз белән тәэмин итү хәстәрлеген күрде. Кулдан килгәнне үзебез башкарабыз. Аппаратура куярга бүлмә эшләп куйдык. Гомумән, кышкы сезонга җитди әзерлек белән кердек. Бүген исә эшчәнлегебезне планлы дәвам итәбез.
Рузилә Нәфыйкова.
Рәсемнәрдә: Республика көнен бәйрәм иткәндә;
 өмәләрдән соң чишмәләр яңа сулыш ала.
Просмотров: 1067 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск