Понедельник, 06.05.2024, 21:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 10 » Авылда – язгы хәстәрлекләр
07:33
Авылда – язгы хәстәрлекләр
Җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыяте әгъзалары хезмәттә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтә, район икътисадын тотрыклы итүгә лаеклы өлеш кертә. Басуларның уңдырышлылыгын арттыру, терлекчелек продукциясе җитештерү – көн үзәгендә торган мөһим бурычлар. Гомум тырышлык белән узган елда авыл хуҗалыгы продукциясен мул җитештерделәр. Быелгы максатлары тагын да зурдан. Шуңа да бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска тырыша алар. Машина-трактор мастерскоенда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә, чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлар, тагылма инвентарь көйләнә, ремонтлана. Техника кадрлар белән комплектланган.
–Хезмәт темпы күтәрелә бара. Бүгенге көндә көйләнгән биш берәмлек техника эштә файдаланыла, басудан терлекчелек фермасына салам тарттырыла. Бу эштә техника кадерен белгән уңган ир-егетләр: Халит Байбаков, Радик Нургалиев, Рамил Насыйров, Дамир Байбаков катнаша. Гомумән, чәчүне үзвакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла, – ди җәмгыять директоры Рәфис Нурисламов. Аның сүзен баш агроном Радик Сибәгатуллин куәтләп, болай диде: "Яхшы орлык мул уңышка юл ача. Көннәр җылыну белән чәчү орлыгын агулауга керешәчәкбез. Агулау механизмнарын Зөлфир Гыйльманов карап-көйләп куйды инде”.
Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең үз хәстәрлеге, алар малларны кышлатуны уңышлы тәмамлау, язгы чорда продукция җитештерүне киметмәү өчен тырыша.
Баттал Якупов, 
хезмәт ветераны.

Просмотров: 487 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск