Район биләмәләрендә 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр кыргый су кошларының кайбер төрләренә ау рөхсәт ителә. Ауга чыгучының үзе белән корал йөртүгә рөхсәте, ау билеты, шушы төр ауга рөхсәт биргән документы – лицензиясе булырга тиеш. Әгәр законда каралган тиешле документлары булмаса, аучыга карата җитди җаваплылык чаралары күреләчәк. Мәсәлән, ау мылтыгына рөхсәт булып та рөхсәтсез кыр үрдәген аткан өчен 900 сум штраф түләтү каралган. Шулай итеп, барлык документлар тәртиптә булса гына, рөхсәт ителгән кыргый кошларны ауларга чыгарга мөмкин. Бүгеннән башлап браконьерлык фактларын һәм коралны законсыз йөртүчеләрне ачыклап рейд-тикшерүләр үткәреләчәк.
Ринат Ризванов, район эчке эшләр бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү инспекторы.
|