|
|
|
|
Главная » 2012 » Январь » 17 » Антон – конкурс җиңүчесе
08:36 Антон – конкурс җиңүчесе |
Узган елның 25 октябреннән "Башкортстан горурлыгы” проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Олимпия уеннарында, бөтендөнья, Русия һәм Европа күләмендә оештырылган ярышларда, конкурс, күргәзмәләр, симпозиум һәм төрле фестивальләрдә республика данын яклаучы яшьләрнең эшен бәяләү, яшьләр мәдәниятен күтәрү. Шушы максаттан чыгып, район яшьләре арасыннан спортта, мәдәнияттә казанышлар яулаучылар турында белешмәләр тупланган баннерлар махсус реклама стендына урнаштырылды. Безнең районнан күрсәтелгән кандидатлар арасында Антон Ковалевның җиңеп чыгуы билгеле булды. Ул — билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат, спортның әлеге төре буенча Русия һәм республика чемпионы. Без якташыбызның киләчәктә тагы да зуррак үрләр яулавын, шулай ук координаторы "Бердәм Русия яшь гвардиясе”нең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Чакмагыш районы буенча җитәкчесе Рушан Зиннәтуллинга эшчәнлегендә уңышлар телибез.
Шамил Закиров.
|
Просмотров: 477 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2025 |
|
|
|