|
|
|
|
Главная » 2012 » Январь » 16 » Алдынгы технологияләргә таянып
07:02 Алдынгы технологияләргә таянып |
"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында үткәрелгән семинарда райондагы терлекчелек тармагының еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Аның эшендә авыл хуҗалыгы идарәлеге, күмәк хуҗалыклар, зоотехния, ветеринария, ясалма орлыкландыру, инженерлык хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинарның Тайняшта үткәрелүе очраклы түгел. Шул җирлектә эшчәнлек алып барган "Герой” кооператив-колхозы райондагы иң алдынгы күмәк хуҗалыклардан санала. Соңгы елларда монда басучылыкта да, терлекчелектә дә зур казанышлар яулана, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне тагын да табышлырак итүнең төрле юллары эзләнелә. Безнең район бүген сөт җитештерү буенча республикабызда беренче урында килә һәм әлеге уңышларга ирешүгә геройлылар лаеклы өлеш кертә. Үткән хуҗалык елында кооператив фермаларында тулаем 3135026 центнер, һәр сыердан уртача 6 меңгә якын килограмм сөт җитештерелгән. Ә Гөлүсә Гыйльманова әлеге күрсәткечне 9010 килограммга ук җиткерде һәм башкаларга маяк булып тора.
|
Просмотров: 463 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2025 |
|
|
|