Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
1 февральдән 31 мартка кадәр районыбыздагы барлык элемтә бүлекчәлә-рендә күп кенә матбугат басмаларына, шул исәптән "Игенче” гәзитенә дә икенче яртыеллыкка иске, яки быелгы беренче яртыеллыкка язылган хаклар белән язылып, ел ахырына кадәр дуслыкны ныгытып кую мөмкинлеге бирелә. Хәтерегезгә төшерәбез, бу чорда "Игенче”гә 372 сум 06 тиенгә язылып кую 1 апрельдән соң, хаклар арта төшкәч, язылудан отышлырак. "Гәзитсез дөнья сансыз”, – ди күп абунәчеләребез, бу шулай да. Йортында атнага өч тапкыр кунакка килүче район гәзите булмаган кешеләр бик күп яңалыкларны, фәһемле язмаларны вакытында күрү-ишетү, алардан хәбәрдар булудан мәхрүм. Икенче төрле әйткәндә, күзле көенчә сукыр, колаклы көенчә чукрак була андыйлар. Белүебезчә, безнең чакмагышлылар һәрвакыт һәр өлкәдә алдынгылыкны бирми. Әйдәгез, район гәзитен алдыру буенча да беркемне дә алга чыгармыйк! "Игенче” һәр йортта, эш кабинетларында, уку залларында, җәмәгать урыннарында да өстәлебездә булсын, һәммәбезне яңа идеяләр белән зур җиңүләргә рухландырсын! Бергә булыйк, дуслар!
Мөхәрририят.