Пятница, 03.05.2024, 19:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 10 » Алда — яңа биеклекләр
12:32
Алда — яңа биеклекләр
Хөрмәтле райондашларымны зур бәйрәм – Республика көне белән тәбриклим! Башкортстанның бүгенге иреш-кәннәре 23 ел элек мөстәкыйльлек алганнан соңгы  үсешенең күркәм нәтиҗәләре. Республика тотрыклы үсеш юлыннан ышанычлы атлый. Соңгы еллардагы мөһим өстенлекле юнәлешләрнең берсе – инновация һәм инвестиция активлыгы. Әлеге вакытта республикада йөзгә якын инвест-проектлар гамәлгә ашырыла. Шундый зур проектлар һәм заманча яңа технологияләр республика икътисады үсешен яңа биеклеккә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Сәнәгать икътисады, агросәнәгать комплексы үсешендәге кебек   башка тармакларда да уңай үзгәрешләр бара. Республикада мохтаҗ кешеләр алдында социаль йөкләмәләр сакланып калынды.
Безнең район тормышында да чагыла ул үзгәрешләр. Халыкның тормышын яхшырту максатында күп төрле чаралар күрелә. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре дә бәйрәмне яхшы хезмәт күрсәткечләре белән каршылый.
Мин эшсөяр, булдыклы, актив гражданлык позициясендә торучы райондашларыма исәнлек-саулык, бәхет-шат-лыклар, яхшы кәеф, имин, мул-җитеш тормыш телим.

Вадим Соколов,
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе.

Просмотров: 609 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск