Четверг, 02.05.2024, 12:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 14 » Агыла Чәрмәсән моңнары
08:34
Агыла Чәрмәсән моңнары
Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре район смотрына җитди әзерлек белән килгән. Җыр-моң сөйгән, бию сәнгатенә гашыйк, гармун моңнары белән күңелләргә үтеп керердәй сәләтле һәвәскәрләр килгән Чәрмәсән буеннан. Тамашачы күңелле ял да итте, чыгышларны ихлас алкышларга күмде.
Бәширлеләр чыгышларын яшьләр бию коллективы башкаруында дәртле "Татар биюе” белән башлап җибәрде.
"Иң зур бүләк булсын безнең җырлар,
Бәхет тулсын сезнең күңелгә.
Шатлыкларны уртак итик әле
Җырлыйк әле матур көйләргә”, – дип алып баручылар моңлы җырчыларны сәхнәгә чакырды. Динар Ибраһимов тамашачыларны "Әссәламегаләйкем” җыры белән сәламләде. Ә аннары апалы-сеңелле Ләйсән һәм Лилия Зәйнуллиналар "Апа-сеңел” дигән җырны зур осталык белән башкарды. Матур "Балачак иленнән” килгән кечкенә артистлар "Бал кортлары” биюен зур ихласлык белән, дәртле итеп башкарды. Сәхнәгә һәр чыгуында Мөбәрәк Исламов тальян моңнары белән илаһи бер дөньяга алып китә. Әйтерсең лә янындагы чишмәләр чылтыравына азан тавышлары, апаларның бишек моңы, сабыйлар елмаюы, гашыйкларның серле карашлары, бәхетле балачак җырлары кушыла. Хатын-кызлар вокал төркеме башкаруында "Сандугач моңы” (М.Кәбиров сүзләре, Р.Хәкимов көе), "Җырлыйк әле” (халык сүзләре һәм көе) тигез, матур яңгырады.
Зур сәхнәдә тәүге тапкыр чыгыш ясаучы Айнур Гарифуллин халык җыры "Алмагачлар”ны бик уңышлы башкарды. Миләүшә Кәримова һәм Алина Гаскәрова башкарган биюдән үзе үк яшьлек дәрте бөркелеп тора. Мәдәният хезмәткәре Гүзәл Хәйруллина башкаруында "Еллар чакыра” (Р.Нурмөхәммәтова сүзләре һәм көе), Алмаз Бакировның "Агыйдел кызы” җырлары күңелләргә хуш килде. Халык уен кораллары ансамбле башкаруында татар һәм башкорт көйләренә тезмә концертка үзенчәлекле бер ямь, матурлык өстәде. Район тамашачысына күптән таныш моңлы җырчы, сәләтле башкаручы, сәхнә ветераны Рәфил Әрдәшировны тамашачы алкышлап каршылады. Аның җырлавы бәгырьләрне телгәләп үтә, тирәндә яткан хис-тойгыларны уята, моңга күмә.
Егетләр бию коллективы, ир-егетләр вокал төркеме чыгышлары да концертның уңышлы ягы булды. Вәлиевлар гаиләсе – Диана, Даян, Гөлнур башкаруында яңгыраган "Рәхмәтлемен Ходаема” җыры (Ф.Төхвәтуллин сүзләре, Л.Шә-рәфиев көе) безгә яшәү, гомер бүләк иткән әти-әниләребезнең күркәм гамәлләренә рәхмәт сүзе булып яңгырады. Туган як моңнарын тамашачыга җиткерүче Гүзәл Хәйруллина, Гөлүсә Әхмәдуллина һәм Гөлнур Вәлиеваның чыгышын да тамашачы яратып кабул итте.
Җитез агымлы Чәрмәсән тугайларында уйнап үскән, талларга кунып сайраган кошлар моңын җырларына кушкан Раил Батыргәрәевның чыгышы уңышлы булды. "Рәхмәтле булыйк әнкәйләргә” (халык сүз-ләренә Р.Зарипов көе) һәм "Акъяр авылы көе”н зур осталык белән башкарды.
"Байык” телевизион конкурсы лауреаты Гүзәл Хәйруллина "Эх, үземне” биюе белән тамашачыны сокландырды. Зур сәхнәләрдә уңышлы чыгыш ясаган дәртле биюче бүген дә тамашачы сөюен яулап алды. Гөлнур Вәлиева башкарган «Карлы яңгыр», "Кышкы романс” җырлары тамашачы күңеленә хуш килде. Ләйсән Хәйретдинова Ә.Атнабаевның "Ул кайдадыр, бик-бик якында” шигырен оста итеп укып ишеттерде. Концерт яшьләр биюе белән тәмамланды. Концерт программасы тематик яктан бай, эчтәлекле итеп төзелгән.
Чыгышны Рәмзия Вәлиева һәм Марсель Хәсәнов оста итеп алып бардылар.
Чәрмәсән якларыннан агылган моң-җырлар, дәртле биюләр тамашачы күңелендә матур хәтирә булып озак сакланачак әле.
Булдырдыгыз, бәширлеләр, сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары юлдаш булсын.
Җыр яратыйк – җырда яшәү сере,
Хезмәт дәрте, илһам, могҗиза.
Туган моңнар, күңелләрдә чыңлап,
Озатып йөри һәрчак, һәр җирдә.
Шамил Закиров.
Гөлнур Хәлиуллина 
фотолары.

Просмотров: 692 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск